«САФ һавада! САФ татарча!»

10 август көнне «САФ» балалар радиосы үзенең туган көнен үткәрә. «САФ һавада! САФ татарча!» дип исемләнгән балачак бәйрәме «Әкият» курчак театры каршындагы аланда  10.00 сәгатьтә башлана. Бәйрәмдә радионың иҗат төркеме, тапшыру һәм сәхифә алып баручылары, балалар редколлегиясе катнаша.

Бәйрәм программасында «САФ» радиосында яңгырый торган тапшыруларның алып баручыларыннан кызыклы остаханәләр, күмәк уеннар, радиода яңгыраган җырлардан-шигырьләрдән торган искиткеч матур концерт – кыскасы, рәхәтләнеп күңел ачу көтелә!  Шулай ук, без дә, «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары әлеге чарада катнашабыз. Редакциябездә нәшер ителгән китаплар белән танышу мөмкин булачак.

Гаилә бәйрәменә рәхим итегез!

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: