Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Шаян»да «Үзгәреш җиле»

«Шаян» балалар телевизион каналына – 5 яшь!

Шушы матур бәйрәмне ТР Дәүләт опера һәм балет театрында 26 ноябрь көнендә зурлап «Шаян»да Үзгәреш җиле форматында уздырачаклар. Бу матур бәйрәм тантанасында 1000 кунак катнашачак.

Татар балалары телевидениесе эшен ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзе башлап җибәргән иде. Һәм бу эш уңышлы булды, татар балалары өчен беренче телевизион канал үз тамашачысын тапты. Татарстанда татар телен һәм анда яшәүче халыклар вәкилләренең телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе җитәкчесе Марат Әхмәтов канал турында үз фикерен белдереп: «Туган телне үстерүдә «Шаян»ның роле бәхәссез. Әгәр бу канал булмаса, тәрбия өлкәсе ниндидер бушлыкта калган кебек булыр иде», – дигән иде.

«Шаян» каналы директоры-баш мөхәррире Рамилә Сәхәбетдинова юбилейга әзерлекнең зур масштабларда алып барылуын әйтеп узды. Алар эшләгән эшләрнең нәтиҗәсе чыннан да куандырырлык.

Әйдәп баручы проект – «Сәйлән»нең жюри җитәкчесе Венера Ганиева: «Әлеге проектта алган хисләремне башка бер проект белән дә чагыштыра алмыйм. Шуны төгәл әйтә алам – татар җыр сәнгатенең киләчәге ышанычлы кулларда», – дип киләчәк бәйрәмгә һәм канал эшчәнлегенә кагылышлы үз сүзен әйтте.

Дубляж студиясе мөхәррире һәм актёры Илназ Сибгатуллин «Шаян» юбилеена багышланган пресс-конференция барышында журналистларга үз эшләренең үзенчәлекләре хакында сөйләде һәм зур кызыксыну уятты. Канал эшли башлаганнан бирле 3000 эфир сәгате тәрҗемә ителеп, экраннарга чыккан. Бу чыннан да зур сан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев