Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Сак булыгыз: мошенниклар банк карталарыгыздан акча салдырырга мөмкин!

Татарстанда шундый очраклар ешайган. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте сак булырга киңәш итә.Казанда яшәүче ике хатын-кыз мошенникларга 13 мең акчасын урлаткан. Ха...

Татарстанда шундый очраклар ешайган. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте сак булырга киңәш итә.

Казанда яшәүче ике хатын-кыз мошенникларга 13 мең акчасын урлаткан. Ханымнар аферистларга үзләренең банк карталары мәгълүматларын әйткән.
1 мартта 62 яшьлек Идел буе районында яшәүче хатын-кыз полицейскийларга үзенең аферистлар корбаны булуын хәбәр иткән. Зыян күрүче сүзләренчә, аңа таныш булмаган ир-ат банк картасының блокировкасын алуда ярдәм сорап, шуннан 8 мең сум акчасын урлаган.
Шундый ук хәл 44 яшьлек Мәскәү районында яшәүче хатын-кыз белән булган. Белмәгән кешегә ышанып, ул банк картасы мәгълүматларын җиткергән, аның картасыннан 5 мең сум акча урлаганнар.
«Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Полиция зыян салучыларны эзли.
//Татар-информ//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев