Салават Фәтхетдинов быелгы концертында цирк күрсәтергә җыена?!

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов җиң сызганып, ныклап торып яңа сезонга әзерләнә. Бу көннәрдә җырчының ау йортында (икенче катында студиясе бар – авт.) иртә-кич репетицияләр гөрли. Башка елларга ошамаган, бик үзенчәлекле программа көтелә, ди.

Шекспирның: “Тормыш – театр, ә без барыбыз да актерлар”, – дигән гыйбарәсе бүгенге тормышка бик үк туры килеп бетми дип, Салават Зәкиевич аны болай үзгәрткән: “Тормыш – цирк, ә без барыбыз да клоуннар”. Һәм менә шушы күренешне ул сәхнәдә күрсәтергә җыена икән.
Концертта 30га якын артист чыгыш ясаячак, җырчы тарафыннан 30лап яңа һәм яңартылган элеккеге җырларны ишетеп булачак. Кыскасы, гади генә концерт булмаячак. Дөрес булса, Салават үзе дә сәхнәдән акробатик номер күрсәтергә җыена.
Элеге тамаша өлкәннәргә генә түгел, балаларга да кызык булырга охшап тора.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!
-
Рәхмәт чәе – тәмле чәй! Рәхмәт чәе нинди була дисезме? Безгә кунакка килегез. Андый чәй сезгә дә, һичшиксез, ошар.
-
Кем нәрсә ярата? Кызлар иҗади һөнәрләрне үз итә, ә малайларга IT һәм спорт якын. Күптән түгел мәктәп укучылары арасында «Профилум» оешмасы уздырган сораштыру шуны күрсәткән.