Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Салават күпере» һәм «Сабантуй» - балаларның якын дуслары!

Салавтик

Беренче сентябрь - белем бәйрәмендә «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары Казанның нәкъ үзәгендә үзләренең укучылары белән очрашты. Балаларны бәйрәм белән котлап «Салаватик»лар да концерт куйды. Бу көннең үз шатлыгы, үз куанычы бар шул. Яңа уку елы ул - яңа белемнәр, яңа табышлар. Аннары мәктәпне, сыйныфташларын, укытучыларын сагынганнар өчен яңа уку елы башлану - ул чыннан да бәйрәм инде. Сагынып өлгермәдек диючеләр, шаярта гына. Шулай бит? Яңа уку елында да сез «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары белән бергә булырсыз дип тә ышанабыз. Хәерле уку еллары булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев