Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Салават: “Сез дә шундый бәхетле көннәр кичерегез!”

Көз дәвам итә, ә аның үз матурлыгы һәм мәшәкате. Алтын төскә төренгән табигать, бакча уңышын җыю, мәктәпкә бару мәшәкатьләре... Көзен “йолдызлар” ни белән мәшгуль икән? Җавап эзләп социаль челтәрдәге...

Көз дәвам итә, ә аның үз матурлыгы һәм мәшәкате. Алтын төскә төренгән табигать, бакча уңышын җыю, мәктәпкә бару мәшәкатьләре... Көзен “йолдызлар” ни белән мәшгуль икән? Җавап эзләп социаль челтәрдәге аккаунтларында “кунак булдык”.
Җырчы Дилә Нигъмәтуллина көзге мәшәкатьләрдән качып, кызы Сәфинә белән урманга барырга вакыт тапкан. “Көзге урманда шундый рәхәт, артык сүзләр дә кирәкми кебек. Сәфинә белән бер-беребезне фотога төшереп кенә җитештек, телефон сүнде дә”, – дип язган Дилә урманда төшкән фото астына. Җырчы белән кызына булышыйк әле: фотоларга нинди рәсем асты язар идегез?


 










Посмотреть эту публикацию в Instagram



















 

Листайте ➡️Мин берәр фото куйсам ,гел сезгә нәрсәдер сөйлисе килә. Ә менә бу юлы бөтенләй бернәрсә язасы килми. Көзге урманда шундый рәхәт, артык сүзләр дә кирәкми кебек. Сәфинә белән бер беребезне фотога төшереп кенә җитештек, телефон сүнде дә. 🙈Ә сез бу фотоларга нинди рәсемасты язып куяр идегез? 🤔 #көз #көзгеурман #рәхәт #табигать #осень #осеннийлес #природа #красота #дилянигматуллина #сафинамухина


Публикация от Диля Нигматуллина (@dilyanig)






Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров гаиләсенең табадан гына төшкән фотолары белән танышырга теләсәгез, җырчының инстаграмдагы шәхси битен ешрак күзәтеп барыгыз. “Гаилә белән фотосессия ясадык. Тиздән тагын күп фотолар булачак”, – дигән Филүс һәм берничә фотосын элеп тә куйган. Күбрәк фото көтеп, әлегә уллары Айдар белән Рөстәмгә карап сокланыйк.





Рамазан быел 1нче сыйныфка укырга барды. Казандагы 149нчы лицейда белем алачак ул. “Беренче тапкыр – 1нче класска! Аллага тапшырдык!” – дип язган әти кеше, җырчы Раяз Фасыйхов.


 










Посмотреть эту публикацию в Instagram



















 

Первый раз в первый класс! Аллаһка тапшырып..


Публикация от Rayaz (@rayazfasikhov)




Сүз уңаеннан, җырчының улы белән быел 3нче сыйныфта белем алучы кызы Венера да җырга сәләтле. Быел җәй 35 яшен тутырган Раязның туган көнендә алар әтиләренә музыкаль бүләк ясаган иде.





Салаватның да улы үсеп җитте – 18 сентябрьдә Рөстәм Фәтхетдинов 16 яшьлек туган көнен билгеләп үтте. Әти-әнисенең горурлыгы һәм бәхете ул. “Сез дә шундый бәхетле көннәр кичерегез”, – ди Салават үзе.





Алып баручы Булат Бәйрәмов һәм җырчы Ләйсән Гыймаеваның социаль челтәрдәге аккаунтлары белән кызыксынып баручылар гаиләдәге өченче кыз – биш ае тулып килүче Зәйнәпнең йөзен әле һаман да күрә алмый. Дөресрәге, Зәйнәп үзе “күзлеген салмый”. “Абыйлар, апалар сәлам! Зуууур үстем инде, бүген миңа 4 ай”, – дип фото элгән иде Булат сентябрь урталарында. Төп герой гына, гадәттәгечә, күзлектән иде.





Җырчы Лилия Гыйматдинова быел 4нче сыйныфта укучы улы Ренатның ачылып килә торган таланты турында сөенеп хәбәр итә. “Рәсем ясау студиясе курсларына язылдык. Ренат мактап туя алмый! Мин дә шат. Һәр дәрес саен рәсем ясауның яңа техникасын өйрәнәләр”, – дип язган әни кеше.





 










Посмотреть эту публикацию в Instagram



















 

Записались на курсы рисования в студию @ihsanrt ! Ренат в восторге! И я рада!😍 Каждое занятие изучают новую технику рисования. Это интересно и очень познавательно!🎨🎨🎨 Кстати, набор продолжается! Принимают детей 10-14 лет. Обучение с нуля! Занятия проходят ВС 14:00-17:00. Рекомендую!👍😊 @ihsanrt @ihsanrt @ihsanrt P.S. Учебно-тренинговый центр #Ихсан - это мастерклассы по шитью, рисованию, лепке, вязанию, курсы иностранных языков и прочее для детей и взрослых! Добро пожаловать!🤗🤗🤗 . . #ihsanrt #студиятворчестваказань #казань #школарисованияказань #школаискусствказань #ренатгиматдинов #мастерклассказань


Публикация от Лилия Гиматдинова (@liliyagimatdinova)






Португалия футбол йолдызы, 33 яшьлек Криштиану Роналдуның улы футболда әтисен дә уздырыр, мөгаен. 8 яшьлек кечкенә-Роналду бүген Италиядә “Ювентус”ның 9 яшькә кадәрге балалар командасы өчен чыгыш ясый. Һәм әтисен дә уздырды: беренче уенда ук 4 гол кертте. Криштиану Роналдуның үзенә яңа командада беренче голын кертү өчен дүрт уен кирәк булды.


 










Посмотреть эту публикацию в Instagram



















 

Thanks @EASPORTSFIFA for the World’s First copy of #FIFA19 🔥 Come and join me in the Game


Публикация от Cristiano Ronaldo (@cristiano)



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев