ЯҢАЛЫКЛАР
Салкыннарда мәктәпкә бармаска да мөмкинме?
Бу сорау бүген бик күп әти-әниләрне кызыксындыра.
Бу сорау бүген бик күп әти-әниләрне кызыксындыра. Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы белдерүенчә, авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында 23 градус суык булганда мәктәпкә бармаска мөмкин. 25 градус салкында шәһәр мәктәпләрендәге башлангыч сыйныфлар һәм авыл җирендәге 5-9 сыйныф укучылары укымый. 27 градус суык булу шәһәр мәктәпләрендә 5-9 сыйныф укучылары өчен дәрескә килмәскә хокук бирә. Авыл җирендә югары сыйныф укучылары – 30 градуста, ә шәһәрнекеләр 32 градус суыкта укырга килми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев