Ә сез котладыгызмы?

Россиядә яшәүчеләрнең һәр өченчесе укытучыларын бәйрәм белән котлаган. «Одноклассники» һәм ResearchMe тикшерү үзәге уздырган сораштыру шуны күрсәтә. Күпләр укытучыларын социаль челтәрләр аша тәбрикли. Күрешеп котлаучылар да шактый. Мәктәп тәмамлаучыларның яртысы мөгаллимнәр белән аралашып тора икән. Иң яраткан укытучылар арасында рус теле һәм әдәбияты, математика, тарих, башлангыч сыйныфлар һәм физкультура укытучылары күп. Ә менә химия, физика, чит тел укытучыларын күпләр өнәп бетерми. Яратмаган укытучыларның исем-фамилиясен хәтерләүчеләр дә кимрәк. Ә менә сыйныф җитәкчесе һәм беренче мөгаллимнең кем булуын сораштыруда катнашучыларның 60 проценттан артыгы хәтерли. Респондентларның 24 проценты укытучыларының тормышын социаль челтәрләрдә күзәтеп бара.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
-
«Балачак бәйрәме»нә чакырабыз 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә «Туган авылым» комплексында «Балачак бәйрәме» чарасы үтәчәк!
-
Түбән Камада «Дуслык күпере» 19 май – Татарстанда матбугат көне уңаеннан, Түбән Каманың 38 нче балалар китапханәсе «Дуслык күпере» дип исемләнгән бәйрәм оештырды. «Сабантуй» һәм «Салават күпере» балалар журналларыннан редакция хезмәткәрләре дә әлеге чарага чакырылган иде. Очрашу «Апуш» үзәк балалар китапханәсендә үткәрелде.