Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Шәвәли премиясе

"Шәвәли премиясе"н кем алыр?

Дуслар! «Шәвәли премиясе» – шәп яңгырый, килешәсезме?! Әйе, сәләтле балалар өчен Шәвәлиебез махсус бүләкләр, хәтта үзе төшкән сын да әзерләп куйды! Аларны ничек яулап була дисезме? Хәзер сөйлибез!

Иң элек үзегез язган әкият, шигырь яки хикәяләрне әзерләп куегыз. Иң матурларын, яратканнарын. Аннары шуларны, “Шәвәли премия”се дип язып,“Сабантуй” журналының  sabantui@bk.ru адресына яки почта аша (42066, Казан шәһ., Декабристлар ур., 2 й.) быелның 1 нче маена кадәр юллагыз.

Шәвәли аларны укып, «хикәя», «шигырь» һәм «әкият» дип бүлеп, жюри әгъзаларына бирер. Алар иҗади эшләрне бәяләп, араларында иң өлгергәннәрен сайлар. Иң шәп дип табылган язма авторына – Шәвәли сыны һәм акчалата премия! Йә, ничек? Катнашасызмы?

Игътибар! Бәйгедә бары тик “Сабантуй” журналына язылучылар гына катнаша ала. Гариза һәм иҗади эш белән квитанция күчермәсен дә җибәрү сорала.

Гариза

Исем-фамилия

 

Яшь (7-12 яшь)

 

Яшәү урыны

 

Телефон номеры, электрон адрес

 

Эшнең исеме

 

Җитәкченең исем-фамилиясе

 

Әлеге гаризаны җибәрүем 27.07.2006 елның «Шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык турында» 152 нче санлы Федераль законының 9 нчы маддәсе, 4 нчы бүлеге нигезендә, минем шәхси мәгълүматларымны тапшыру һәм эшкәртүгә ризалык бирүемне далилли.

 

Нигезләмә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев