
Татарстан мәктәпләре үзләрендә укып чыккан кешеләрне белем йортын капиталь төзекләндерү, классларны җиһазландыру өчен иганәчелек ярдәме күрсәтергә чакыра.
– Һәр мәктәп, көллият һәм техникумны тәмамлап чыгучылар арасында уңышлы һәм хәлле кешеләр бар. Һичшиксез, һәрберегезнең яраткан укытучысы да булгандыр. Туган нигезегездә булып кайтырга вакыт табыгыз. Аларның проблемалары хакында сорашыгыз, – дип мөрәҗәгать итә бу уңайдан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Шул ук вакытта республика җитәкчелегенең мәктәпләрдәге ришвәтчелек очракларына каршы көрәшне дәвам итәчәге дә ассызыклый.
Чыганак: Интертат.ру
Нет комментариев