Сәлкешләр белән күрештек

7 июль көнне "Сабантуй" журналы хезмәткәрләре "Сәләт. Яр Чаллы" аланында талантлы балалар белән очрашуда булып кайтты. Биредә журналистика һәм медиа юнәлеше буенча йөзгә якын сәлкеш ял итә, укый, тәҗрибә туплый.
"Салават күпере" һәм "Сабантуй" басмалары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина – үзе дә "Сәләт"тә тәрбияләнгән шәхес. Заман матбугаты нинди булырга тиеш, журналист теманы кайдан таба һәм башка кызыклы темаларга чыгыш ясады, сәлкешләрнең сорауларына җавап бирде ул.
Редакция хезмәткәре Руфия Мөхетдинова исә бүгенге заманда укучыларны саклап калуда мөһим роль уйнаган мультимедиа проектлар белән таныштырды. Иң кызыклы сорау бирүчеләргә "Салават күпере" һәм "Сабантуй" журналлары бүләк ителде.
Яр Чаллы аланында балалар вакытларын күңелле һәм файдалы уздыра: биредә төрле остаханәләр оештырыла, дәресләр алып барыла, кызыклы шәхесләр белән очрашулар үткәрелә. Белем туплау белән беррәттән, ял итәргә дә өлгерәләр. Балалар безгә дә үзләренең чыгышларын күрсәтте. Аларга кушылып, без дә биедек, җырладык.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Телләр белгән – илләр гизгән «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Азнакайдан шигъри сәлам Исәнмесез, “Сабантуй” журналы хезмәткәрләре! Сезгә Азнакай шәһәре 9 нчы урта мәктәбенең “Яшь каләмчеләр” түгәрәгенә йөрүче укучылар иҗат иткән шигырьләрне тәкъдим итәбез. Шигырьләребез сезгә дә, журнал укучыларга да ошаса, бик шат булыр идек.
-
Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.