Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Сәләт» форумында катнашучылар яңа трендлар белән таныша

«Сәләт» форумында катнашучылар яңа трендлар белән таныша

«Сәләт» форумының дүртенче сменасы старт алды. Медиа Биләр Форум (Медиа /Media) 26 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Форумда төбәк Сәләт клублары лидерлары, Татарстан Республикасының мәктәп яки район активистлары, башка төбәкләрдә үткән фән олимпиадалары һәм конференцияләрнең призлы урын ияләре катнашачак.

Смена медиаресурслар белән эшләүнең актуаль ысулларына багышланачак. Иҗади лабораторияләр һәм остаханәләр вакытында сәлкешләр ТВ-журналистика, фото һәм видео, подкастлар, блогинг һәм социаль челтәрләр алып бару юнәлешләре буенча цифрлы контент төзү үзенчәлекләре белән таныша алачак.

Смена кысаларында Татарстан һәм Россиянең әйдәп баручы белгечләре остаханәләр уздырачак.

Медиа өлкәсендәге тәҗрибәләре белән маркетинг һәм SMM өлкәсендәге белгеч Алинә Гыймалтдинова, креатив продюсер Валерия Ким, тиктокер Айгөл Шакирҗанова, контент-продюсер һәм блогер Эльза Исметова, КФУның концерт программалары режиссеры Валентин Юшко һәм башкалар уртаклашачак.

Форумда катнашучыларның лекцияләр һәм остаханәләр тыңлау гына түгел, төрле юнәлешләр буенча лабораторияләрдә катнашу мөмкинлеге дә булачак.

Моннан тыш, смена вакытында «Җанлы Сәләт» (SeletLive) турыдан-туры эфирлар студиясе үз эшен дәвам итәчәк.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев