«Сәләткә нур булган йолдызлар»

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, «Сәләт» иҗтимагый фонды һәм «Сәләт» Клубы Флүс Латыйфи исемендәге «Сәләткә нур булган йолдызлар» IX ачык әдәби конкурсының сайлап алу турын игълан итте. 2011 нче елдан бирле үткәрелүче әлеге конкурста берничә мең мәктәп укучысы һәм студент катнашып өлгерде инде. Бәйгедә үзен сынаган һәм казыйлар шурасы тарафыннан бәяләнгән, лаеклы урын алган егет-кызларның күбесе – өметле яшь язучылар.
Конкурс яшь авторларның иҗади сәләтен, мөмкинлекләрен үстерү максатыннан уздырыла. Быел да анда 11 яшьтән алып 22 яшькә кадәр мәктәп балалары һәм студентлар катнаша ала. Бәйге 5 номинациядә (шигърият, чәчмә әсәр, балалар әдәбияты, драматургия, публицистика) үткәреләчәк.
Конкурсның шартлары белән Сәләт оешмасының рәсми сайтында танышырга мөмкин: www.selet.biz.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Туган телем кадере «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Әнкәм теле – туган телем «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.