Интернет мәгълүматларына караганда, сөннәтләү – Америкада иң киң таралган операцияләрнең берсе. Аны яңа туган ир балаларның 80 процентына ясыйлар икән. Чагыштыру өчен: Израильдә бу сан 98 процентка җитә.
Коръәндә бу турыда да, ничә яшьтә сөннәткә утыртырга икәнлеге хакында да берни әйтелмәгән.Татарстан мөфтие урынбасары, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров болай ди:

- Сөннәт - пәйгамбәрләр һәм рәсүлләрнең мирасы. Туган көнне исәпкә алмыйча, җиденче көндә сөннәткә утырту – Аллаһ илчесенең күрсәтмәсе. Мөселманнарга ир баланы туганнан соң нәкъ менә җиденче көндә сөннәтләү мөһим. Бер риваятьтә болай диелә: «Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.с) оныклары Хәсән һәм Хөсәенне, туганнан соң җиденче көндә, сөннәткә утыртты» (Раваху Табарани). Балигъ булу белән сөннәтле булу мөселман кешесенең бурычына әйләнә.
Чыганак: "Интертат"
Нет комментариев