Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

“Созвездие-Йолдызлык” җиңүчеләре ГИТИСта укыячак!

Иң дәрәҗәле югары уку йортына керергә теләүче Татарстан студентларын Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе Михаил Борисов үзе сайлап алачак.“Созвездие-Йолдызлык” эстрада сәнгате фестивале...

Иң дәрәҗәле югары уку йортына керергә теләүче Татарстан студентларын Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе Михаил Борисов үзе сайлап алачак.

“Созвездие-Йолдызлык” эстрада сәнгате фестиваленең 10 җиңүчесе ГИТИСка укырга керәчәк. Иң дәрәҗәле югары уку йортына керергә теләүче Татарстан студентларын Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе Михаил Борисов сайлап алачак. Бу һәм фестивальнең башка яңалыкларын “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.
“Татарстан – Россиянең бердәнбер ГИТИСта белем алган студентлары өчен түләүче регионы. Башка төбәктән килгән ата-аналарга, балалары әлеге уку йортына белем алырга керсен өчен, 200-300 мең түләргә туры килә. Кайсыбер гаиләләр, мәсәлән, Владивостоктан булсалар, гомумән 400 мең түлиләр. Безнекеләр финал турына гына киләләр. Быел ГИТИСның эстрада сәнгате читтән торып уку бүлегенә студентларны кафедра мөдире Михаил Борисов үзе кабул итәчәк. Көндезге бүлеккә – «Юнона и Авось» рок-операсының атаклы төп хатын-кыз ролен башкаручы Ирина Шанина. Алты бала язмышы өчен тыныч булырга мөмкин, дип уйлыйм. Без Байлар Сабасыннан Зилия Вафина өчен бик борчылабыз. Ул Щукинское училищесына укырга керәчәк”, - дип сөйләде фестивальнең директоры һәм генераль продюсеры Дмитрий Туманов.

Дмитрий Туманов сүзләренчә, “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең жюри составында ГИТИСның 8 профессоры катнаша, шул сәбәпле фестивальдә бернинди дә ришвәтчелек очраклары булуы мөмкин түгел.
2018 елда “Созвездие-Йолдызлык” фестивале 18 тапкыр үтте. Шушы еллар эчендә Россиянең иң дәрәҗәле югары уку йортын фестивальнең 22 җиңүчесе тәмамлаган. Татарстан Республикасыннан 26 студент бүгенге көндә ГИТИСта белем ала.
Әлегә мәктәптә белем алучы фестиваль йолдызчыклары исә Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән быел Кырымда ял итәчәк. Мондый мөмкинлек ел саен "Йолдызлык" фестивалендә катнашучы йөзләгән балага бирелә. Район башлыкларының да өлеше зур: алар коллективларга һәр яклап ярдәм күрсәтә – яңа костюмнар тектерү булсынмы, юл чыгымнарымы. Аларның хезмәте бигрәк тә зона бәйгеләрендә ачык сизелә: районда узган гала-концертлар шәһәрнекеләре белән бер дәрәҗәдә.
“Фестиваль талантлары тел һәм гореф-гадәтләрне дә онытмый. Бигрәк тә район балалары фестивальдә катнашу өчен татар халык җырларын һәм классик әсәрләрне сайлый. Димәк, "Йолдызлык" фестивале булганда, мәдәниятебезнең киләчәге өметле”, - дип ассызыклады ТР Президентының Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова.

Матбугат конференциясе спикерлары фестиваль балаларының республикадагы әһәмиятле чараларда актив катнашуларын билгеләде. “Созвездие-Йолдызлык” лауреатлары һәм җиңүчеләре һәр чараны диярлекүз чыгышлары белән бизи. Әйтик, быел да фестиваль йолдызчыклары Балаларны яклау көнендә Казан, Яр Чаллы, Зәй, Мамадыш, Арча, Балык Бистәсе, Лаеш һ.б. районнарның парк-скверларында тамашычаларны сөендерәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев