Сусауны басар өчен файдалы эчемлекләр

Эссе көннәрдә сусавыгызны әлеге эчемлекләр белән басыгыз. Алар тәмле дә, файдалы да.

Кызыл карлыган морсы
Составы: 1 стакан карлыган, ½ стакан шикәр комы, 1 л су. Җиләкләрне юыгыз һәм өсләрен баскалап согын чыгарыгыз. Изелгән җиләк өстенә кайнар су салып 10 минут кайнатыгыз. Аны сөзегез. Шикәр өстәп, карлыган согы һәм кайнатылган сыекчаны кушып, барысын бергә болгатыгыз. Суытып эчегез.
Чия морсы
Ингредиентлар: су – 1 л, чия – 250 г, шикәр – 200 г, дарчин (корица) 1 чеметем. Җиләкләрне юып согын чыгарыгыз. Изелгән чия өстенә кайнар су салып аны бераз кайнатыгыз. Сөзегез. Шикәр өстәгәч, тагын бер кат кайнатып чыгарыгыз. Чия согын да өстәп болгатыгыз һәм дарчын өстәгез. Суытып эчегез
Гөлҗимеш һәм алма морсы
Ингредиентлар: 500 г ачы алма, 80 г гөлҗимеш, бал яки 100 г шикәр комы, 1 л су, апельсин/лимон цедрасы, яратучыларга лимон согы. Алманы һәм гөлҗимешне юып, вак итеп турагыз. Салкын су өстәп кайнатыгыз. Сөзегез. Сыеклыкка бал яки шикәр комы, цедраны һәм яратучыларга лимон согын өстәп болгатыгыз. Суытып эчегез.
Алма морсы
Составы: 250 г ачы алма, 1 л су, ½ стакан шикәр комы. Алмаларны юып турагыз. Су өстәп 10 минут кайнатыгыз. Сөзегез. Сыеклыкка шикәр өстәп тагын 1-2 минут кайнатыгыз һәм суытып эчегез.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
-
Китап, белем, гыйлем һәм уку-язу турында татар халык мәкальләре Белем-гыйлем* Ата белеге белән адәм адәм булмас, әгәр үзе белмәсә.* Аю беләгенә ышана,Адәм белегенә ышана.* Белем белен ашата.* Белемдә бәхет,Белемсезгә дөнья ләхет.* Белемдә көч.* Белем йөрәккә куәт....
-
Җәйне «Сабантуй» белән уздыр! Җәй – туйганчы уйнау, рәхәтләнеп ял итү, иҗат белән шөгыльләнү, тәмледән-тәмле ризыклар әзерләү, китаплар уку өчен менә дигән вакыт! Боларның барысын да «Сабантуй» журналы белән бергә башкар!