Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Сәяхәтче көндәлеге: гүзәл Кырым [фото]

Кырым... Советлар союзы чорында гөрләп эшләгән һәм күпчелегебез шунда ял иткән “Артек” пионер лагере, Аю-даг тавы, тау башында горур утырган Карлыгач оясы белән үзенә җәлеп иткән ярымутрау ул. ...Кыры...

Кырым... Советлар союзы чорында гөрләп эшләгән һәм күпчелегебез шунда ял иткән “Артек” пионер лагере, Аю-даг тавы, тау башында горур утырган Карлыгач оясы белән үзенә җәлеп иткән ярымутрау ул.
 ...Кырым ярымутравына сәяхәтем Симферополь шәһәреннән башланды. Шәһәрнең аеропортына исән-имин килеп төшкәч, яшәү урыныбызга – Евпатория каласына юл алдык...
Антик заманнарда ярымутрауның исеме Кырымның көньяк өлешендә яшәгән борынгы Тавр кабиләләре исеменнән алынып, Таврика (грекчадан) дип йөртелгән. XII гасырдан соң ул Кырым исеме белән йөри.
Кырымның территориясе зур түгел, әмма ул өч өлешкә бүленгән – Кырым даласы – Кырымның төньягы, көнбатышы һәм үзәге, Кырымның таулары һәм Кырымның төньяк яры...
Евпатория нәкъ менә Кырым ярымутравының көнбатышында, дала өлешендә урнашкан. Әлбәттә, Евпатория безне Кара диңгезе, лиман, рапс күлләре белән җәлеп итсә дә, бирегә килеп крайны өйрәнү, космос, китап, Бөтендөнья сәнгать музейларын да күреп чыгарга уйладык.
Кырым ярымутравының көньягын да күрәсе килә. Биредә - нәкъ менә балачагым хатирәләреннән – Аю-даг тавы, “Артек”, Карлыгач оясы, Ялта шәһәре... Кара диңгез ярларыннан өскә үрлисең дә үрлисең... Барысы да юлда җәйрәп кала.
Өч калкулыкка җәелгән Ялта шәһәре – табигый амфитеатрны хәтерләтә - ярымай рәвешендә таулар белән әйләндереп алынган. Диңгез өслегеннән 1234 өслектә, хуш исле үләннәргә-чәчәкләргә төренеп, Ай-Петри җәйләве каршы ала.
Русия Федерациясе Кара диңгез флотының баш хәрби-диңгез базасы урнашкан “Герой-шәһәр”  - Севастопольне, яр буендагы корабльләрне, су асты көймәләрен күрү дә күңелдә бетмәс-төкәнмәс горурлык хисе уята.
[gallery size="full" ids="2102,2101,2103"]
Рәзинә Исмәгайлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев