Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Сәяр» – тел сагында! (ФОТО)

«Элек олылар «Үскәч кем буласың?» – дип сорасалар, без «Космонавт», – дип җавап бирә идек. Хәзер балалар «Артист», – дип җавап бирә». Республикакүләм «Сәяр» балалар һәм яшүсмерләр театры фестиваленең...

«Элек олылар «Үскәч кем буласың?» – дип сорасалар, без «Космонавт», – дип җавап бирә идек. Хәзер балалар «Артист», – дип җавап бирә». Республикакүләм «Сәяр» балалар һәм яшүсмерләр театры фестиваленең бүләкләү тантанасы шундый сүзләр белән башланды.
Республикабызда 2014-2020 елларда Татарстан Республикасының дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү программасы эшләп килә. «Сәяр» фестивале шул программа кысаларында тормышка ашырыла да инде. Ә фестивальне уздыру һәм меңләгән балаларны бәхетле итү эшен исә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы белән «Салават күпере», «Сәхнә» журналлары үз өсләренә алганнар. Оештыручыларның төп максаты балаларда кече яшьтән үк татар халкының милли хәзинәсенә карата игътибар, ихтирам уяту һәм рухи кыйммәтләр тәрбияләү икән. Нәкъ менә шуңа күрә дә фестивальдә 3 яшьлек балаларга да катнашырга рөхсәт ителгән. Бәйге кысаларында үз көчен сынап карарга теләгән театр коллективларын 4 төркемгә бүлеп бәяләгәннәр:
- 3-6 яшьлек балалар коллективы;
- 7-11 яшьлекләр;
- 12-14 яшьлекләр;
- 15-17 яшьлекләр.
Ел дәвамында уздырыла торган «Сәяр» фестивале спектакльләр карап-бәяләү белән генә чикләнми. Май аенда старт алган әлеге ярыш берничә этапта узган. 7нче октябрьгә кадәр 500дән артык гариза һәм спектакль төшерелгән видеороликлар кабул ителгән. Мәртәбәле казыйлар шурасы 53 мәктәп һәм 71 мәктәпкәчә балалар театр коллективының эшен сайлап алып киләсе этапка уздырган. 4нче ноябрьгә кадәр җиңүчеләрне карау һәм бәяләү эше оештырылган. Нәтиҗәдә 20 номинация буенча җиңүчеләр һәм гран-при ияләре билгеләнгән.
Быелгы фестивальгә үзенчәлек өсти торган тагын бер күренеш бар икән. Оештыручылар «Мәктәп сәхнәсе» дип исемләнгән сценарийлар бәйгесе дә уздырганнар. Нәтиҗәләр куандырырлык. 650 гариза, димәк, 650 конкурс эше кабул ителгән. Казыйлар шурасы, бер дә шикләнмичә, «Чын сценаристлар һәм драматурглар мәктәпләрдә һәм балалар бакчасында эшли икән», – ди. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Исмәгыйль улы Вәлиев тә фестиваль катнашучылары, җиңүчеләре белән ихлас соклануын белдерде. «Заманында татар халкын ислам һәм мәгърифәт саклап калды дигән сүзләр бар иде. Соңрак Илһам Шакиров ул сүзләрне «Татар халкын ислам, мәгърифәт һәм татар җыры саклый», – дип үзгәртте. Бүген исә татар халкын ислам, мәгърифәт, татар җыры һәм татар театры саклый дип әйтә алабыз. Һәм бу, дөрестән дә, шулай. Телне саклау гаиләдән тора, телне саклап калу өчен әти-әни белән сөйләшү дә җитә, диләр. Юк, гаиләдә генә башкарыла торган эш түгел бу. Татар театры, балаларга татар теленә карата кызыксыну уята торган бәйгеләр булырга тиеш», – диде Разил Вәлиев.
Республикакүләм «Сәяр» балалар һәм яшүсмерләр театры фестивалендә барлыгы 7 милләт вәкиле булган 5000нән артык бала катнашкан, театр фестиваленә –500дән артык, «Мәктәп сәхнәсе» конкурсына 650 эш кабул ителгән. Саннар әлеге фестивальнең әһәмияте турында сөйләсә, фотолар бүләкләү тантанасының һәм катнашучыларның хис-кичерешләре турында сөйләр.


Илназ Мөхәрләмов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев