Сыер сөте үстерә, кәҗә сөте...

Сыер сөте эчкән балалар, башка төр сөт кулланучыларга караганда, тизрәк үсәләр һәм буйга озынрак булалар икән. Моны Канада табиблары исбатлаган. Алар 2 яшьтән 6 яшькә кадәрге 5034 баланы өйрәнгән. Шуларның 13%ы көн саен сыер сөте, 13%ы башка төр сөт, 5%ы ике төр сөтне дә эчкән.

Сыер сөте эчкән балалар башкаларга караганда, 0,4 смга озынрак булган. Табиблар фикеренчә, моның сәбәбе – сыер сөтенең аксымга бай булуы. Мәсәлән, ике чынаяк сөттә 16 г аксым бар. Бу өч яшьлек баланың аксымга булган көнлек ихтыяҗының 100%ы дигән сүз. Ә ике чынаяк бадәм сөтендә 4 г аксым исәпләнә. Бу көнлек норманың 25%ы гына.

Сыер һәм кәҗә сөтеннән кала түбәндәге сөт төрләре бар:


Көнҗет


Кокос



Дөге


Бадәм (миндаль)



Соя (кытай борчагы)


Кедр


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Телләр белгән – илләр гизгән «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
    56
    0
    0
  • Азнакайдан шигъри сәлам Исәнмесез, “Сабантуй” журналы хезмәткәрләре! Сезгә Азнакай шәһәре 9 нчы урта мәктәбенең “Яшь каләмчеләр” түгәрәгенә йөрүче  укучылар иҗат иткән шигырьләрне тәкъдим итәбез. Шигырьләребез сезгә дә, журнал укучыларга да ошаса, бик шат булыр идек. 
    41
    0
    0