Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

"Сәйлән"нең икенче сезоны башлана

"ШАЯН ТВ" телеканалы "Сәйлән" фестиваленең икенче сезоны башлану турында хәбәр итте.

"ШАЯН ТВ” телеканалы “Сәйлән” фестиваленең икенче сезоны башлану турында хәбәр итте. 4 октябрь көнне финалга чыгучыларның исемнәре билгеле булачак. Әлегә  ярымфиналга 12 катнашучы узган. Фестивальдә катнашучылар арасында 
Татарстанда гына түгел Россиянең башка төбәкләрендә дә яшәүчеләр бар.

Бу хакта журналистлар белән узган матбугат очрашуында әйтелде. Анда «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директорының киңәшчесе, халык шагыйре Разил Вәлиев, җырчылар Айсылу Габдинова һәм Ландыш Нигъмәтҗанова катнаштылар. 

"ШАЯН ТВ” каналының баш мөхәррире Рамилә Сәхабетдинова сүзләренә караганда, “Сәйлән” проектының исеме бик уңышлы булып чыккан. Дөрестән дә фестиваль мәрҗән булып сибелгән татар җырларын бергә туплый. 

Фестивальнең алып баручысы быел да Рүзәл Әхмәдиев булачак. 
"Жюри арасында зур-зур җырчылар бар: Зәринә Вилданова, Илүсә Хуҗина, Салават Фәтхетдинов, Раяз Фасыйхов, Илгиз Шәйхрәзиев... Балалар өчен тәҗрибәле җырчылардан төпле киңәшләрне ишетү – алар өчен зур мәктәп",  - ди ул. 

Очрашу барышында “Сәйлән”нең беренче сезон финалисты Әминә һәм быелгы катнашучы Җәмил чыгыш ясады. Шунысы кызык, бәйгедә катнашучыларның кайберләрен танылган җырчылар үзләре белән эшләргә дә чакырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев