Тагын акча бирәләр

Мәктәптә укучы һәм беренче сыйныфка укырга барырга җыенучы балалары булган гаиләләргә бер тапкыр 10 ар мең сум акча бирәчәкләр. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында әйтте. Аны август уртасында түләргә җыеналар.

«Мәктәп яшендәге балалары булган гаиләләргә һәр укучыга ун мең сум исәбеннән акча түләүне тәкъдим итәм. Бер тапкыр бирелә торган бу ярдәм чарасы быел укырга керүче балаларга да кагыла. Ата-аналарның балаларны мәктәпкә әзерләргә вакыты калсын өчен, акчаны август уртасында күчерергә тәкъдим итәм», — диде Владимир Путин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
    398
    0
    1