“Нурлы як йолдызлары”ның “Тамчы-шоу”га сәяхәте

Узган ял көне безнең мәктәп укучылары өчен аеруча файдалы һәм күңелле узды. Без башкалабыз Казанны “алдык”.

“Тамчы-шоу” интеллектуаль күңел ачу уенында катнашучылар һәм аларның җанатарлары җитәкче укытучыларыбыз белән сәяхәтебезне иң элек Бауман урамыннан башладык. Аннары Кремльдә булдык, Кол Шәриф мәчетенә кердек, Сөембикә манарасын якыннан барып карадык. Биеклектән Казаныбыз уч төбендәге кебек күренә икән. Безнең хис-кичерешләребезне сөйләп бетерерлек түгел.
Аннары билгеләнгән вакытка ТНВ каналы бинасына бардык. Катнашучыларның берсе үземнең туган абыем да булгач, тагын да дулкынландым. Безнең көндәшләр Биектау районы Мүлмә мәктәбенең “Ялкын” командасы кызлары да бик көчле, акыллылар иде. Ләкин уен булгач, анда җиңүче дә, оттыручы да була. Әмма, минемчә, бу уенда катнашу да җиңүгә тиң.
Шулай да олы бәхет “Нурлы як йолдызлары” командасына елмайды. Зарипова Зилә, Хисматов Рәсим, Гомәрова Ләйсән өстәмә баллар да ала торгач, исәп 25-26 булды. Безнең мәктәп, район данын лаеклы яклап кайта алуыбыз күңелләрдә горурлык хисләре уятты. Ә абыем, уенга әзерлек барышында үзенә ярдәм иткәнем өчен рәхмәт әйткәч, иңнәремә канатлар үсте.





Зәринә Хисмәтова, 6нчы сыйныф укучысы
Нурлат районы, Фома авылы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Телләр белгән – илләр гизгән «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
    45
    0
    0
  • Азнакайдан шигъри сәлам Исәнмесез, “Сабантуй” журналы хезмәткәрләре! Сезгә Азнакай шәһәре 9 нчы урта мәктәбенең “Яшь каләмчеләр” түгәрәгенә йөрүче  укучылар иҗат иткән шигырьләрне тәкъдим итәбез. Шигырьләребез сезгә дә, журнал укучыларга да ошаса, бик шат булыр идек. 
    32
    0
    0