Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Тәмле чыршылар

Тәмле чыршылар ашап караганың бармы? Әйдә, әзерлик! Бәйрәм табынына менә дигән бизәк алар!

Кирәк булачак:

Ипи

Эремчекле йомшак сыр

Тозланган кызыл балык

Кыяр

Шпажкалар

 

Әзерләү тәртибе:

Ипине ике яктан кыздырабыз. Эремчекле йомшак сырны ипигә ягабыз. Өстенә нәзек киселгән кызыл балыкны тезәбез. Аннары кыярны да нәзек кенә кисәбез. Чыршы рәвешенә китереп шпажкага кадыйбыз. Чыршыны бутербродка кадап куябыз. Менә дигән тәмле сыебыз әзер.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев