Татар эстрадасы йолдызлары кечкенәләргә ярдәм итә

img_20161107_125520
13 ноябрь көнне Казанның «Әкият» концерт залында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика балалар клиник хастаханәсендә җитди авырулар белән көрәшүче һәм дәваланучы нәни пациентларга ярдәм итү максатыннан «Җырла, бие, игелек кыл» хәйрия чарасы оештырыла. Концерт Бөтендөнья игелек көнендә Халыкара әниләр көне якынлашу уңаеннан ТР Мәдәният министрлыгы һәм Казан Мэриясе ярдәме белән үткәрелә.
Хастаханәдә дәваланучы балаларның татар эстрадасы йолдызлары белән бергә җырлаулары концерттагы иң дулкынландыргыч мизгелләр булачак. Балалар һәм әти-әниләр артистлар белән бергә мәхәббәт һәм бәхет турында җырлаячаклар. Тамашачыларга дуслык һәм бер-береңә ярдәм итүне чагылдыра торган бию тәкъдим итәчәкләр. Биюне Республика балалар клиник хастаханәсендә дәваланган һәм хәзерге вакытта дәваланучы, шулай ук Казанның «Рональд Макдональд йорты»ндагы балалар башкара.
Хәйрия концертында татар эстрадасының түбәндәге йолдызлары катнаша: Венера Ганиева, «Ямьле» вокал төркеме, Мәкъсүт Юлдашев, Алинә Шәрипҗанова, Илнар Гомәров, Ләйсән Садыйкова, Марсель Вәгыйзов, Рәсилә Зәбирова, Мөнир Рахмаев, Лилиана Газизова, Наил Нәбиуллин, Ринат Гыйләҗев, Илнар Ялалов, Гөлсирин Абдуллина, Айгөл Хәернасова, Илсур Сабитов, Илнар Миронов, Алсу Хәбибуллина, Инсаф Бәдретдинов, Айгөл Вәлиуллина, Гөлназ Солтанова, Әмир Әхмәдишин, Зөһрә Насыйпова.
Мәгълүмат old.kzn.ru, фото kazved.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!
    112
    0
    1
  • Рәхмәт чәе – тәмле чәй! Рәхмәт чәе нинди була дисезме? Безгә кунакка килегез. Андый чәй сезгә дә, һичшиксез, ошар. 
    286
    0
    3