Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

“Татар малае” һәм “Татар кызчыгы”: Үзләре кечкенә, үзләре төш кенә!

18 апрель көнне Казанда “Татар малае” һәм “Татар кызчыгы” бәйгеләрнең финалы узачак. Анда башкалабызның балалар бакчаларыннан 5-7 яшьлек сабыйлар катнаша. Бәйгенең оештыручылары булып “Ак калфак” тата...


18 апрель көнне Казанда “Татар малае” һәм “Татар кызчыгы” бәйгеләрнең финалы узачак. Анда башкалабызның балалар бакчаларыннан 5-7 яшьлек сабыйлар катнаша. Бәйгенең оештыручылары булып “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы һәм Казан шәһәре мәгариф идарәсе тора. Әлеге конкурслар беренче тапкыр 2018 елда уздырылган иде.
Чараны оештыручыларның берсе, “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова әйтүенчә, сайлап алу турыннан финалга барлыгы 16 бала үткән. Аларның сәләтләре дә, татар телен белү дәрәҗәләре дә, үзләрен ничек тәкъдим итүләре дә бәяләнгән.
Шушы көннәрдә балалар Казанның төрле урыннарына экскурсияләргә йөри, үзләренә яңа “дөнья”лар ача.

- Бәйге кысаларында 10 апрель көнне балалар белән Муса Җәлил музеена сәяхәт кылдык, - ди Кадрия Идрисова, - 11 апрель көнендә исә малайлар белән Халык һөнәрчелеге техникумында булдык. Космонавтика көне уңаеннан бергәләп балчыктан ракета әвәләдек. Шулай ук агачны уеп ясау, зәркән эшләнмәләре эшләү серләренә төшенделәр, үзләре дә ясап карадылар. Аннан инде кызчыкларыбыз белән "Тәмле булсын!" ресторанында кунак булдык. Анда камыр җәю, пилмән ясау буенча дәресләр үтте. Аларны ресторан хуҗабикәсе Резеда Хөсәенова алып барды. Ахырдан балалар үзләре ясаган пилмәннәр белән сыйланды.
Оештыручылар әйтүенчә, “балалар барысы да кечкенә дә төш кенә”, барысы да бик сәләтле, янып торалар. Ә инде алар арасыннан гран-прига кем лаек булуын 18 апрель көнне белербез.

Зилә САБИТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев