Татарстан флагындагы төсләр ни аңлата?

Татарстан Республикасының Дәүләт флагы яшел, ак һәм кызыл төстәге аркылы буйлардан торган турыпочмаклы тукымадан гыйбарәт.
Ак буй флаг киңлегенең 1/15 өлешен тәшкил итә һәм тигез киңлектәге яшел һәм кызыл төстәге буйлар уртасында урнашкан. Яшел буй - өстә. Флагның киңлеге озынлыгына карата 1:2 нисбәтендә.
Татарстан Республикасы флагындагы төсләр түбәндәгеләрне белдерә:
яшел - яз яшеллеге, ислам төсе, яңарыш;
ак - чисталык, сафлык билгесе;
кызыл - өлгерү, энергияне, көчне, тормышны аңлата.
tatarstan-flag

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары,  татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.
    125
    0
    0
  • Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.
    365
    0
    1