Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан иң яхшылар рәтендә

Дистанцион укыту Татарстанда яхшы оештырылган. Россия вице-премьеры Татьяна Голикова Федерация Советындагы чыгышы вакытында безнең республиканы шулай дип мактады.

Дистанцион укыту Татарстанда яхшы оештырылган. Россия вице-премьеры Татьяна Голикова Федерация Советындагы чыгышы вакытында безнең республиканы шулай дип мактады. “Бүген 50 меңнән артык белем бирү оешмасы дистанцион укыта. Белем бирүнең бу формасы Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Татарстан, Саха (Якутия), Калининград һәм Калуга өлкәсендә аеруча яхшы оештырылган”, - диде ул.

Бүген инде Россиянең 10 меңгә якын мәктәбендә 1-4 сыйныфлар өчен укулар төгәлләнгән. Ә менә Владимир һәм Амур өлкәләрендә, Якутия республикасында, Байкал аръягы краенда балалар 30 майга кадәр укыячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев