Татарстан районнарына «Мирас угы» атыла! /видео/

Беренче татар анимацион мультфильмы Суздальдан җиңү белән кайтты. 15-20 мартта Суздаль шәһәрендә XXII Бөтенроссия анимацион кино анимацион фестивалендә Татарстанның мультипликацион продукты да катнашты.


Фестивальдә республикабызның «Татармультфильм» берләшмәсен «Милли анимацияне үстерү өчен» дипломы белән бүләкләделәр. «Мирас угы» фильмын төп конкурс программасында катнаышыр өчен, сайлап алынып, берничә көндәшен узып киткән. Бу жиңү безнең республика берләшмәсе өчен аеруча дәрәҗәле, чөнки Суздальдәге фестиваль Россиядә анимацион фильмнар өчен бердәнбер чара.


«Мирас угы» Татарстанның Милли музеенда башланып китә. Бер саксыз хәрәкәт гади тормыш ритмын үзгәртеп ташлый. Төп геройларның маҗаралары, ук музейдагы шөлдергә (бубен) килеп кергәч, башлана. Шук малай Роман һәм тыңлаулы кыз Зөләйһа серле артефактлар эзли башлый…


«Мирас угы»ның тулы метры татар, рус, инглиз телләрендә тавышландырылган. Мультфильм персонажлары Г. Камал театры артситлары тавышлары белән сөйләшә.


Киләчәктә шушы мультикны Татарстан районнарында күрсәтергә дә җыеналар. Узган атнаны “Мирас угы”н Казанның интернат-мәктәпләрендә, балалар хосписында күрсәттеләр инде.



Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
    285
    0
    1