Татарстан спортчылары – дөнья чемпионнары

Ярышларда кызлар ике төркемгә (14-18 һәм 19-23 яшьлекләр) бүленеп көч сынаша. Шулай ук хатын-кызлар һәм ир-атлар да катнаша. Россия җыелма командасы составында Татарстаннан да өч спортчы бар – Анна Микрюкова (57 кг), Екатерина Жильцова (43 кг) һәм Анна Филимонова (52 кг).
Ярыш нәтиҗәләре буенча республиканың өч спортчысы да мактау баскычына күтәрелде. Мәсәлән, өч төр ярыш суммасы буенча Чаллы кызы Анна Микрюкова, көмеш медаль яулады. Шундый ук дәрәҗәгә Бөгелмә кызлары – Екатерина Жильцова белән Анна Филимонова да иреште.
Моннан тыш аерым күнегүләрдә Татарстан кызлары тагын 8 медаль яулады. Анна Микрюкова исәбендә ике көмеш һәм бер алтын медаль бар. Екатерина Жильцова ике бронза һәм бер көмеш медаль яулады. Анна Филимонова ике "алтын"лы булды.
Чыганак: Интертат.ру
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Дусларың белән дөрес аралашасыңмы? 9 июнь – Халыкара дуслар көне
-
Сабада «Серле каләм» бәйгесе узды Саба районында каләм чарлаучы иҗатчылар өчен оештырылган Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Васил Гарифуллин исемендәге «Серле каләм» бәйгесесенең тантаналы бүләкләү чарасында «Сабантуй» журналы хезмәткәрләре дә катнашты.
-
Йөгергәндә нигә “кату керә”? Тиз атласак яки йөгерсәк, эчебез кадый башларга мөмкин. Моны “эчкә кату керү” дип тә әйтәләр. Ул нилектән була соң?