Татарстан укучылары мультфильм ясый!

Билгеле булганча, быел «Татармультфильм» студиясе «Татарстан гасыры» дип аталган милли мультфильм төшерү проектын башлады. Ул ТАССР оешуның 100 еллыгына багышлана.

Шунысы кызык, мультфильмда республикабызда яшәүче балаларның рәсемнәре дә кулланылачак. Шул уңайдан, проект кысаларында «Татармультфильм» барлык районнарда мастер-класслар үткәргән. Татарстан турында мультфильм эшләүдә катнашырга теләүчеләр бик күп булу сәбәпле, рәсемнәрне һәм шигырьләрне онлайн кабул итү оештырылган хәтта.
Күптән түгел Татарстанның танылган аниматорлары җәйге лагерьларда ял итүче балаларга мультфильмга рәсем ясау серләрен ачкан.
Бүгенге көндә укучылардан 30 мең рәсем һәм 500 шигырь кабул ителгән. Хәзер аниматорлар аларны өйрәнеп, рәсемнәрне зур һәм кечкенә кисәкләргә бүлә, кайсы нинди өлештә кулланылачагын билгели. Ә шигырьләр балалар театр студияләрендә йөрүчеләр тарафыннан тавышландырылган инде.

Оештыручыларның сүзләренә караганда, «Татарстан гасыры» мультфильмы 2017 елның сентябрендә дөнья күрәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.
-
Әнкәм теле – туган телем «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!