Татарстанның бер авылында 1224 урынлы мәктәп ачылды

Питрәч районының «Царево Village» торак комплексында үтә дә заманча уку йорты ачылды. Әлеге 1224 укучыга исәпләнгән күппрофильле лицей Советлар Союзы Герое Галимҗан Камалиев исемен йөртә. Аны төзүгә 1 миллиард 223 миллион сумнан артык акча тотканнар.

Лицей өч катлы бинада урнашкан. Биредә озайтылган көн төркемнәре өчен йокы бүлмәләренә кадәр бар. Спорт блогы ике спортзал һәм ике бассейннан тора. Моннан тыш, лицей территориясендә баскетбол, волейбол, хоккей, футбол һәм ядрә этү мәйданнары бар. Мәктәп ашханәсе берьюлы 456 баланы сыйдыра ала, актлар залы исә 560 урынга исәпләнгән.

“Авыл җирендә мондый дәрәҗәдәге мәктәпләр төзегән юк иде әле, – диде лицейның ачылыш тантанасында катнашкан республика Президенты Рөстәм Миңнеханов. – Бу – үрнәк проект. Балалар өчен бөтен мөмкинлекләр тудырыла”.

 

Фото "Татар-информ" сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!
    240
    0
    1
  • Рәхмәт чәе – тәмле чәй! Рәхмәт чәе нинди була дисезме? Безгә кунакка килегез. Андый чәй сезгә дә, һичшиксез, ошар. 
    401
    0
    3