Татарстанның зур шәһәрләрендә балалар инновация технопарклары төзеләчәк

Мәскәүдә узган АСИ форумында Татарстан Дәүләт Советы депутаты Артур Абдулҗанов тиздән Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама һәм Яшел Үзән шәһәрләрендә пәйда булачак балалар инновация технопаркларын төзү проектын тәкъдим итте.
Әлеге технопаркларда заманча интерактив җиһазлар урнаштырырга ниятлиләр, шулар ярдәмендә талантлар һәм балаларны кызыксындырган өлкәләрне ачыклап булачак.
“Якын киләчәктә балалар технопаркларын төзү тәҗрибәсен бөтен республикада тарату күздә тотыла. Шул ук вакытта, Казанга – оборона, авиатөзелеш һәм медицина комплекслары, Чаллыга – машина төзелеше, Әлмәткә – нефть һәм газ геологиясе, “кара алтын” чыгару, Түбән Камага – нефть химиясе, Яшел Үзәнгә – суднолар төзү, мисал өчен, Байлар Сабасына аграр һәм урман хуҗалыгы кызыклы”, - диде Артур Абдулҗанов.
ит
Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
    79
    0
    0