"ТАТМЕДИА" ТЕЛЕВИЗОРЫ ӘТНӘГӘ КИТТЕ!


Бүген “ТАТМЕДИА” матбугат агентлыгында газет-журналларга иң актив язылучылар арасында призлар уйнатылды. Иң кыйммәтле бүләк – телевизорга Әтнәдән Рафаэль Мөхәммәтҗанов лаек булды.
“Татмедиа” акционерлык җәмгыятенә карый торган газет-журналларга иң актив язылучылар арасында уздырыла торган әлеге конкурс күптән инде традициягә әверелде. Анда Татарстаннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә актив катнашалар.
– Әлеге чараны без ярты елга бер тапкыр уздырабыз. Анда өч һәм аннан күбрәк басмага язылган кешеләр катнаша. Гаризалар Татарстан гына түгел, Екатеринбург, Кырым, Чиләбе кебек төбәкләрдән дә килә. Пермь һәм Башкортстаннан да бик теләп катнашалар, - дип ассызыклады “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Эльвира Исмәгыйлева.
Бу юлы конкурста барлыгы 178 кеше катнашкан. Газет-журналларга язылучылар арасында телевизордан тыш, мультиварка, электр белән эшли торган иттарткыч, блендер һәм мамык юрганнар да уйнатылды. Телевизорга исә Әтнәдән Рафаэль Мөхәммәтҗанов лаек булды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.
-
Туган телем кадере «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.