Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Тәүге тапкыр беренчегә...

 “Чананы җәйдән, арбаны кыштан әзерлиләр”, ди татар халкы. Әлеге мәкальгә таянсак, бу ел тәүге тапкыр 1 сыйныфка баручы балаларны да инде мәктәпкә әзерли башларга вакыт җиткән.1. Күңелне әзерләү....

 

“Чананы җәйдән, арбаны кыштан әзерлиләр”, ди татар халкы. Әлеге мәкальгә таянсак, бу ел тәүге тапкыр 1 сыйныфка баручы балаларны да инде мәктәпкә әзерли башларга вакыт җиткән.
1. Күңелне әзерләү. Иң беренче чиратта баланы психологик яктан мәктәпкә әзерләү мөһим. Аңа мәктәпне авыр яктан түгел, кызыклы һәм рәхәт яктан ачыгыз. Мәктәптә үзегез белән булган матур истәлекләрне сөйләгез, бу балагызның куркуларын җиңәргә булышыр.
2. Бүлмәне әзерләү. Без барыбыз да яңа җиһаз сайларга яратабыз. Балагызга дәрес әзерләү өчен өстәл, урындык сайлаганда, кибеткә аны да алып барыгыз. Буе 120 сантиметрдан түбән булса, аның өчен 32 сантиметр биеклектәге урындык алу кулай, ә озынрак буйлылар өчен 35 сантиметрлы урындык алырга кирәк.
3. Букча / биштәр. Букча сайлаганда күп балалар аның тышкы кыяфәтенә игътибар итә. Әти-әниләрнең бурычы исә аның сәламәтлеккә зыян салмый торганын сайлап алу. Ортопедик аркасы булган, элмәкләре 5-8 сантиметрлы биштәр табу зарур. Шулай ук сайланган биштәр баланың арка киңлегеннән зуррак булмаска һәм билдән түбән төшеп тормаска тиеш.
4. Җәен уку тыела! Күп кенә әти-әниләр җәй көне үк булачак укучыларны белем алырга мәҗбүрили башлый. Баланы хафага салып, аның башын вакытыннан алда мәгълүмат белән тутырырга ашыкмагыз. Ә менә иҗади яктан аның нәрсәгә күбрәк тартылганын билгеләргә була. Уку елы башлангач, күңеле тарткан өлкәдәге түгәрәккә язылу өчен кирәк бу.
5. Режим. Мәктәпкә йөри башлагач, йокыдан тору проблемасы калкып чыга. Шуңа күрә баланың режимын көйләү ата-ананың бурычы. Бу эштә уяткыч сәгать тә ярдәмгә килә ала. Ул балага яхшылап сәгатьне өйрәнү өчен дә файдага булачак.

Илүсә ЗӘЙНЕТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев