ЯҢАЛЫКЛАР
Әти-әниләргә киңәшләр
Еш кына, киләчәк бүген төзелә диләр. Ата – аналар аны төзүдә катнашып, тагын бик әһәмиятле бер эш башкара – яшь буынга тәрбия бирә, иртәгесе көн төзүчеләрен әзерли. Әйе, иртәгесе көн өчен барыннан биг...
Еш кына, киләчәк бүген төзелә диләр. Ата – аналар аны төзүдә катнашып, тагын бик әһәмиятле бер эш башкара – яшь буынга тәрбия бирә, иртәгесе көн төзүчеләрен әзерли. Әйе, иртәгесе көн өчен барыннан бигрәк ата – аналар җаваплы.
Ата-аналарга киңәшләр:
nsportal.ru
Ата-аналарга киңәшләр:
- Балагызның үзегез кебек яки сез теләгәнчә булуын көтмәгез.Аңа үзегез кебек булырга түгел, ә үзенчә булырга ярдәм итегез.
- Баладан аңа эшләгән эшләрегез өчен түләү таләп итмәгез.Сез аңа тормыш бирдегез, ә ул моны ничек түләсен? Ул башка кешегә тормыш бирәчәк һәм бу –табигать законы.
- Аның проблемаларына югарыдан карамагыз, аңа яшәү сезгә караганда да авыррак булырга мөмкин, чөнки баланың тормыш тәҗрибәсе бик аз була.
- Бала - тормыш биргән иң кыйммәтле бүләк.Аны сакларга һәм камилләшергә ярдәм итәргә кирәк.
- Балагыз нинди булуына карамастан яратыгыз - талантсыз булса да, уңышларга ирешә алмаса да.Аның белән бергә булуыгызга куаныгыз, чөнки бала – иң зур шатлык.
- Баланы йокыдан тыныч кына уятыгыз, ул сезнең елмаюыгызны күрсен һәм йомшак тавышыгызны ишетсен, иртәдән үк баланы юк-бар өчен шелтәләмәгез.
- Балагызны ашыктырмагыз. Вакытны дөрес бүлү - сезнең эшегез.
- Баланы мәктәпкә иртәнге ашны ашатмыйча озатмагыз. Аны алда авыр хезмәт –уку хезмәте көне көткәнен онытмагыз.
- Баланы мәктәпкә озатканда аңа уңышлар теләгез, ягымлы сүзләр әйтегез.
- Баланы мәктәптән тыныч каршы алыгыз.Әгәр ул ни өчендер ярсыган, сезнең белән борчуларын бүлешергә тели икән, аны тыңлагыз.
- Баланың борчылганын күрсәгез, тик ул борчылуын сезнең белән уртаклашырга теләмәсә, сорашмавыгыз хәерлерәк. Бала тынычлансын, үзе үк барысын да сөйләр.
- Мәктәптән кайткач та баланы дәрес әзерләргә утыртмагыз, 2-3 сәгать ял итеп алсын( 1сыйныфлар 1,5 сәгать йоклап алсалар, тагын да яхшырак).Дәрес әзерләү өчен иң яхшы вакыт – көндезге сәгать 3 тән 5 кә кадәр , ә кич белән дәрес әзерләргә бөтенләй киңәш ителми.
- Дәрес әзерләгәндә балага мөстәкыйль шөгыльләнергә мөмкинлек бирегез.Әгәр сезнең ярдәм кирәк булса, сабыр булыгыз.Аңа борчылмаска кушыгыз, уңышларын күрегез, мактап алыгыз.
- Җыелган ачуыгызны баладан алмагыз, картлык көнегезгә әче икмәк әзерләмәгез.Чөнки ни чәчсәң, шуны урырсың.
nsportal.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев