Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Туп тибәргә киләләр!

Тиздән, башлана! 14 июнь – 15 июль көннәрендә Россиянең 11 шәһәрендәге 12 стадионда футбол буенча Дөнья чемпионаты уеннары уза. 32 команда чемпион исеме өчен көрәшә. Казаныбыз да вакыйгалар үзәгендә к...

Тиздән, башлана! 14 июнь – 15 июль көннәрендә Россиянең 11 шәһәрендәге 12 стадионда футбол буенча Дөнья чемпионаты уеннары уза. 32 команда чемпион исеме өчен көрәшә. Казаныбыз да вакыйгалар үзәгендә кайный.

Бразилия: 6нчы “алтын”?


Футбол буенча Дөнья чемпионаты беренче тапкыр 1930 елда Уругвайда уза һәм хуҗалар җиңү яулый. Быел чемпионат 21нче тапкыр уза, ә Россиядә беренче мәртәбә генә. Чемпионатның иң күп “алтын”ын Бразилия футболчылары яулаган – 5 тапкыр. Гамәлдәге чемпион – Германия җыелмасы.
2014 елгы Дөнья чемпионнары - Германия җыелмасы

Дөнья чемпионаты тарихындагы чемпионнар:


Бразилия (1958, 1962, 1970, 1994, 2002).
Германия (1954, 1974, 1990, 2014).
Италия (1934, 1938, 1982, 2006).
Аргентина (1978, 1986).
Уругвай (1930, 1950).
Франция (1998).
Испания (2010)
Англия (1966).
Россия кырында Бразилия 6нчы “алтын” яулармы? Җавапны көтәргә күп калмады.

“Казан Арена”да кемнәр уйный?


Чемпионатны кабул итеп алачак стадионнар арасында “Казан Арена” да бар. Анда 6 матч узачак.

Моннан тыш Татарстан башкаласында 30 июньдә (17.00) – 1/8 һәм 6 июльдә (21.00) – 1/4 финал раундындагы ике уенны тамаша кылачакбыз.

Казанга кемнәр килә?


Франция. FIFA рейтингы – 7.
ДЧ катнашуы – 15нче тапкыр. Беренче катнашуы – 1930, соңгы чыгышы – 2014 елда.
Иң яхшы чыгышы – 1998 ел – чемпион!
Тренеры – Дидье Дешам, 49 яшь. Ул 20 ел элек чемпион булган команданың капитаны иде. Ил җыелмасын 2012 елдан җитәкли.
Йолдыз футболчыАнтуан Гризманн, 27 яшь, Мадридның “Атлетико” командасы һөҗүмчесе. Җыелмада 2014 елдан бирле, 2016 елгы Европа чемпионатында иң яхшы бомбардир булып танылды – 6 гол кертте.
Антуан Гризманнга футболчы сәләте бабасы Антуан Амаро Лопестан күчкәндер, мөгаен. Аның әнисе ягыннан бабасы Португалия командасында уйнаган, үзәк сакчы булган. Футболчы булу теләге Франция җыелмасы 1998 елда дөнья чемпионнары булып танылгач туа. Ул вакытта Антуанга 7 яшь була.



Австралия. FIFA рейтингы – 40.
ДЧ катнашуы – 5нче тапкыр. Беренче катнашуы – 1974, соңгы чыгышы – 2014 елда.
Иң яхшы чыгышы – 2006 ел – 1/8 финал раунды.
Тренеры – Берт ван Марвейк, 66 яшь. Ил җыелмасын 2018 елның гыйнварыннан җитәкли.
Йолдыз футболчыТим Кэхилл, 38 яшь – үз иленең иң яхшы бомбардиры. Англиянең “Миллуолл” командасында уйный. Дүртенче чемпионатта катнашуы. Моңа кадәр берсеннән дә голсыз китмәде.
Аның нәселендә регби белән шөгыльләнүчеләр күп булса да, әти-әнисе улларын футболга бирергә булган. Үзе дә кечкенәдән футбол белән кызыксынган – сәгать аермасы зур булуга карамастан инде 5 яшендә үк Англия премьер-лигасы уеннарын караган, “Эвертон” өчен җан аткан. Шунысы кызык: әти-әнисе аны 16 яшендә Англия клубына озату өчен 10 мең доллар кредит алырга мәҗбүр булган. Шул рәвешле улларына зур футболга юл ачканнар...



Иран. FIFA рейтингы – 36.
ДЧ катнашуы – 5нче тапкыр. Беренче катнашуы – 1978, соңгы чыгышы – 2014 елда.
Иң яхшы чыгышы – 1978, 1998, 2006, 2014 елларда төркем этабы.
Тренеры – Карлуш Кейруш, 65 яшь. Ил җыелмасын Португалия белгече 2011 елдан җитәкли.
Йолдыз футболчыСердар Азмун, 23 яшь. Ил җыелмасына 2013 елдан бирле чакырыла, аның символына әйләнде. Казанның “Рубин” командасы данын яклый.
Әтисе Хәлил Азмун Иран җыелмасының элеккеге волейболчысы, әнисе волейбол тренеры, апасы да шул спорт төре буенча ил җыелмасында уйный, ә Сердан футболны сайлый. Ул футбол белән 9 яшендә шөгыльләнә башлый. 11 яшендә инде 12 яшькә кадәргеләрнең ил җыелмасына чакыру ала. 17 яшендә Казанның “Рубин” командасына килеп кушыла – чит илдә уйнаучы иң яшь иран футболчысы булып таныла.




Испания. FIFA рейтингы – 8.
ДЧ катнашуы – 15нче тапкыр. Беренче катнашуы – 1934, соңгы чыгышы – 2014 елда.
Иң яхшы чыгышы – 2010 ел – чемпион!
Тренеры – Хулен Лопетеги, 51 яшь. “Барселона” һәм “Реал”ның элеккеге капкачысы ил җыелмасын 2016 елдан җитәкли.
Йолдыз футболчыСерхио Рамос, 32 яшь, Мадридның “Реал” командасы сакчысы. Ил җыелмасы капитаны, ике тапкыр Европа һәм бер мәртәбә Дөнья чемпионы.
Серхио балачакта тореадор, ягъни “үгезләр буйсындыручы” булырга теләгән. Футбол турында уйлап та карамаган хәтта. Әнисе куркуга калган, ә абыйсы Рене аны футболчы булырга үгетләгән. Шулай итеп аңа шәхси тренер да яллаганнар – малайның футболда таланты ачылган...



Польша. FIFA рейтингы – 10.
ДЧ катнашуы – 8нче тапкыр. Беренче катнашуы – 1938, соңгы чыгышы – 2006 елда.
Иң яхшы чыгышы – 1974 һәм 1982нче еллар – бронза медаль!
Тренеры – Адам Навалка, 60 яшь, ил җыелмасын 203 елдан җитәкли.
Йолдыз футболчыРоберт Левандовский, 29 яшь, Мюнхенның “Бавария” командасы данын яклый. Польшаның бүгенге капитаны – ил җыелмасы тарихында иң яхшы бомбардир – 52 гол.
Робертның гаиләсендә барысы да спорт йолдызлары – әнисе Ивона волейболчы, әтисе Кшиштоф дзюдочы һәм уңышлы гына футболчы да. Балачакта күп төрләр белән мавыкса да, Роберт ахыр чиктә футболны сайлый...




Колумбия. FIFA рейтингы – 16.
ДЧ катнашуы – 6нчы тапкыр. Беренче катнашуы – 1962, соңгы чыгышы – 2014 елда.
Иң яхшы чыгышы – 2014 ел – чирекфинал.
Тренеры – Хосе Пекерман, Аргентина тренеры, 68 яшь. Ил җыелмасын 2012 елдан җитәкли.
Йолдыз футболчыХамес Родригес, 26 яшь, “Бавария” өчен чыгыш ясый. Колумбия җыелмасына беренче тапкыр 2011 елда чакырылды. 2014 елгы Дөнья чемпионатының иң яхшы бомбардиры булды – 6 гол.
Аның тулы исеме – Хамес Давид Родригес Рубио. Әтисе профессиональ футболчы булган. Ләкин Хамеска 3 яшь вакытта әти-әнисе аерылышкан. Ә малайның футболчы булуында үги әтисе зур роль уйнаган – сәләтен күреп футбол тубы биргән, улының кыланмышларыннан видеоролик эшләгән һәи 5 яшьлек Хамесны футбол академиясенә алганнар...



Корея Республикасы. FIFA рейтингы – 61.
ДЧ катнашуы – 10нчы тапкыр. Беренче катнашуы – 1954, соңгы чыгышы – 2014 елда.
Иң яхшы чыгышы – 2002 ел – 4нче урын.
Тренеры – Син Тхе Ён, 49 яшь, ил җыелмасын 2017 елдан җитәкли.
Йолдыз футболчыКи Сон Ён, 29 яшь, “Суонси” командасы өчен уйнап, Англия премьер-лигасында 6 сезон уздырды.
Яшь вакытында үзе дә футболчы булган әти кеше 12 яшьлек улын Австралиягә белем алырга озата. Инглиз телен дә үзләштерерсең, футболга да өйрәнерсең, ди ул улын. Теләкләре чынга аша: Ки Сон Ён спорт юнәлешендәге көллияткә укырга керә һәм 5 елдан профессиональ карьерасы башлана...



Германия. FIFA рейтингы – 1.
ДЧ катнашуы – 19нчы тапкыр. Беренче катнашуы – 1934, соңгы чыгышы – 2014 елда.
Иң яхшы чыгышы – 1954, 1974, 1990, 2014 еллар – чемпион!
Тренеры – Йоахим Лёв, 58 яшь, ил җыелмасын 2006 елдан җитәкли. Аның кул астында Германия футболчылары 2014 елда Дөнья чемпионнары булып танылды, узган ел Конфедерацияләр кубогына ия булды.
Йолдыз футболчыТони Кроос, 28 яшь, Мадридның “Реал” клубы данын яклый. Ил җыелмасында 2010 елдан бирле, 2014 елда командага Дөнья чемпионы булырга булышты.
Әнисе элеккеге бадминтончы, соңрак спорт биологиясе укытучысы булып эшли, әтисе исә көрәшче, футбол тренеры. Шуңа Тони Кроосның да футболчы булуы гаҗәп түгел. Мәктәптә укуы яхшы ук булмаса да, футболда алдынгы була Тони һәм ил җыелмасына таба юл яра...

Фәрит Салихов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев