УЕННАР
Тиздән җәй, каникуллар. Күпләрегез лагерьга бара, авылга әби-бабай янына кайтадыр. Саф һавада иптәшләрегез белән уйнар өчен әлеге уеннарны тәкъдим итәбез.
Чәчәкләр, җилләр
Бер-берсеннән 2 м ераклыкта ике сызык сызыла. Шул сызыклардан 10—15 м ераклыкта тагын ике сызык сызарга. Уенда катнашучылар ике төркемгә: «чәчәкләр» һәм «җилләр»гә бүленәләр һәм эчке сызыклар артына бер-берсенә йөзләре белән тезелешеп басалар. Уенны «чәчәкләр» башлый. Алар һәрберсе үзләренә берәр чәчәк исеме алалар. «Җилләр, җилләр. Безнең исемнәребезне беләсезме?» — диләр алар. «Җилләр» чәчәк исемнәрен әйтә башлыйлар. Исеме аталган «чәчәк», йөгереп килеп, «җилләр» төркеменә күчә бара. Уен шулай дәвам итә.
Сикергечләр
Сикергечләр белән төрле уеннар оештырырга була. Мәсәлән, «Кем тизрәк?» уены. Берничә бала сикергечләр тотып, бер-берләреннән ара калдырып, бер рәткә тезелеп басалар һәм тәрбияче сигналыннан соң алдан билгеләнгән урынга кадәр сикергечләр аша сикереп баралар.
«Кем озаграк?» уенында балалар бер урында сикереп торалар. Кем озаграк ялгышмыйча сикерә, шул җиңүче була. «Кем ничек булдыра?» уенында һәр уйнаучы сикергечләр белән хәрәкәтләрне үзе уйлап чыгара һ.б.
Әлеге уеннарны уйнау өчен, алдан балаларны сикергечләр аша яхшы итеп, хәрәкәтләрне катлауландырып сикерергә өйрәтергә кирәк.
Тырыш кырмыскалар
Эстафета өчен һәр командага бер гимнастика таягы кирәк булачак. Командалар старт сызыгы артына басалар да, беренче уенчы, гимнастика таягын алып, билгеләнгән урынга йөгерә. Кире йөгереп килеп, «ярдәмгә» бер иптәшен чакыра. Таякка икенче уенчы тотынып, алар эстафетаны дәвам итәләр. Алары да шулай йөгереп килеп, өченче уенчыны «ярдәмгә» чакыралар. Иң ахырдан таякка барлык уйнаучылар да ябыша. Әлеге «авыр йөкне» иң беренче булып финиш сызыгына кадәр китергән команда җиңүче була.
Аю
Уенчылар бер-берсенә карап, түгәрәкләнеп басалар. Бер уенчы, кулына ярты метр чамасындагы бау тотып, түгәрәк тышында йөри. Ул: «Аю китте, күрдеңме?» — дип, иптәшләренең берсенә бау белән сугып ала, һәм үзе йөгерә. Сугылган кеше, аны куып җитеп, бауны алырга тиеш. Тота алмаса, ул уеннан чыга, һәм киресенчә, тота алса, бауны алдырган кеше уеннан чыга. Уен түгәрәктә бер генә кеше калганчы дәвам итә. Ул җиңүче була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев