Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Уку дәресе «Сабантуй» белән бергә!

Казан шәһәре Г. Ибраһимов исемендәге 17 нче гимназия укучыларына «Сабантуй» журналы хезмәткәрләре уку дәресе оештырды.

Журналның әдәби мөхәррире Айсылу Имамиева  үзе иҗат иткән әкиятен укып, укучыларга да әкият язу серләрен өйрәтте. Китап –  кешенең гомерлек юлдашы. Кечкенәдән китапны кадерләп, саклап тотарга кирәклеге мастер-класс вакытында ассызыкланды. Укучылар фоамиран материалыннан китап кыстыргычы ясарга өйрәнделәр, аны милли бизәкләр белән бизәделәр. Дәрес файдалы булган дип ышанып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев