Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Укучыларга мәктәптә нәрсә ашатачаклар?

Балалар мәктәптә иртәнге ашка кайнар ризык ашарга тиеш. Ә икенче сменада белем алучылар өчен көндезге аш әзерләячәкләр.

Балалар мәктәптә иртәнге ашка кайнар ризык ашарга тиеш. Ә икенче сменада белем алучылар өчен көндезге аш әзерләячәкләр. Аны иртәнге аш белән алыштыру тыела! Әлеге кагыйдәләрнең үтәлешен белем бирү йортын гамәлгә куючы гына түгел, әти-әниләр комитеты да тикшереп торырга тиеш. Роспотребнадзорның мәктәптә балаларның туклануын тәэмин итү буенча яңа таләпләре әнә шундый.

Укучылар өчен ризык кайнар, төрле һәм файдалы булырга тиеш, ди белгечләр. Өйдә чәй эчеп, нидер капкалап килгән балаларга иртәнге ашны икенче яки өченче тәнәфестә оештыру күздә тотыла. Икенче сменада белем алучылар өчен исә пешекчеләр көндезге аш әзерләргә тиеш. Иртән пешерелгән ботканы яки макаронны җылытып бирү тыела! Әле шунысы да бар: укучылар ашый торган тәнәфес 20 минуттан да ким булмаска тиеш.

Яңа таләпләр буенча, ризыкның файдалы булуына зур өстенлек бирелә. Әйтик, балаларга әзерләнгән ризыкның бер порциясендә тоз 1 граммнан да артык булмаска тиеш. Шикәрне дә артык күп салырга ярамый. Аның каравы, яшелчә һәм җиләк-җимеш укучылар өстәленнән өзелмәсен, ди белгечләр.

Меню ике атна алдан әзер булачак. Теләге булган әти-әниләр аның белән таныша алачак. Мисал өчен, баланы мәктәптә менә ничек ашатырга җыеналар.

Иртәнге аш

Омлет 140-160 грамм

Консервланган яшел борчак 25-30 грамм

Кофелы эчемлек 200 грамм

Ак май белән ипи 10+30 грамм

Төшке аш

Помидорлы, үсемлек мае белән болгатылган яшел салат 60 грамм

Борчак ашы 250 грамм

Яшелчә рагуы белән кош итеннән биточки 150+80 грамм

Компот 200 грамм

Бодай һәм арыш ипие 20+30 грамм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев