Укучыларның 98 проценты кайнар аш белән тәэмин ителгән

Татарстанда укучыларның 98 проценты кайнар аш белән тәэмин ителгән. Бу хакта республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.
Татарстанда 1403 гомумбелем бирү оешмасы бар. Аларда белем алучы 436 мең 136 укучы кайнар аш ашый. Бу 97,9 процентны тәшкил итә. Башлангыч сыйныф укучыларының барысы да кайнар аш белән тәэмин ителгән. Ә менә югары сыйныфларда бу күрсәткеч – 96,3 процент. Башлангыч сыйныф укучыларының күбесе мәктәптә ике тапкыр туклана. Урта һәм югары сыйныфларда, күбесенчә, бер тапкыр ашату каралган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Туган телем кадере «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Әнкәм теле – туган телем «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.