Ура! Каникуллар!

Көзге каникул көннәрендә Татарстан Милли музее укучылар һәм укытучылар өчен «Ура! Каникуллар!» акциясе әзерләгән. 2-8 ноябрь көннәрендә музей дәресләре, мастер-класслар, квест-уеннар һәм «Татарстан тарихы борынгы заманнардан безнең көннәргә кадәр» дип аталган яңа экспозиция буенча сәяхәт тәкъдим ителә.

«Һөнәрчелек бистәсе» музей-белем бирү үзәгендә укучылар Татарстан халыклары һөнәрләре белән таныша ала. Биредә чүлмәк ясау һәм ювелир эше, туку, чигү һәм башка осталыкларга өйрәнергә була.

«Ура! Каникуллар!» акциясе укучыларның мәктәптә алган белемнәрен тагын да ныгытачак, күзаллауларын киңәйтәчәк, дип ышандыра музей хезмәткәрләре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Телләр белгән – илләр гизгән «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
    47
    0
    0
  • Азнакайдан шигъри сәлам Исәнмесез, “Сабантуй” журналы хезмәткәрләре! Сезгә Азнакай шәһәре 9 нчы урта мәктәбенең “Яшь каләмчеләр” түгәрәгенә йөрүче  укучылар иҗат иткән шигырьләрне тәкъдим итәбез. Шигырьләребез сезгә дә, журнал укучыларга да ошаса, бик шат булыр идек. 
    33
    0
    0