Венера Ганиева яратырга куша, ә Мөнир Рахмаевка алмаш үсә

Клоуннар, лазер шоу, төрле мастер-класслар белән тулыландырылган чара балалар өчен дә, ата-аналар өчен дә чын бәйрәм булды.
– Чара оештырыр алдыннан без иң беренче чиратта ата-аналарга мөрәҗәгать иттек. Сәхнәгә чыгу балага стресс түгел, ә бәйрәм булырга тиеш. Күбесе катнашырга бик теләп ризалык бирде. Бу – балаларның күптәнге хыялы. Концерт беренче тапкыр гына оештырылса да, әлеге традиция күп елларга сакланып калачак. Бүген без 130 мең сум акча җыярга уйлыйбыз. Барлык акчалар Рональд Макдональд хәйрия фонды төзегән бушлай кунакханә кирәк-яракларына тотылачак. Биредә дәваланучы балалар ата-аналары белән яши, – диде «Рональд Макдональд йорты» хәйрия фонды генераль директоры Светлана Полякова.
Шунысы үзенчәлекле – танылган татар җырчылары белән бер сәхнәдә дәваланучы балалар үзләре дә чыгыш ясады. 7 яшьлек Сагдиана Галиуллина да сәхнә тормышына тартыла икән.
– Кызым бүген кечкенә феялар биюен башкарачак. Сәхнәгә беренче тапкыр гына чыкмыйбыз инде, – диде кызның әнисе Ирина ханым.
Җырчы Мөнир Рахмаевка да алмаш үсеп килә. 11 яшьлек Кәрим Ганиев, үскәч, Мөнир кебек, сәхнәдә чыгыш ясыйсым килә дип хыяллана. Ул яраткан җырчысы белән «Балалы солянка» тамашасында чыгыш ясарга да өлгергән. Авыруы аркасында өйдә белем алырга мәҗбүр булган малай бик ачык, аралашучан булып чыкты.
– Бүген мин «Алмагачларым» җырын башкарам. Җырны да, биюне дә үзем өйрәндем, - дип елмайды ул.
Концертны Михаил Волконадский белән Венера Ганиева үзе алып барды. Җырчы хастаханәдә дәваланучы балаларга элек тә ярдәм күрсәтә торган булган, балалар да аны үз итә.
– Көзгегә карап, без үзебезнең бары тышкы матурлыкны гына күрәбез. Күңелеңнең чиста, рухыңның бай булуы да кирәк бит әле. Бүген безнең сәхнәдә алтын йөрәкле кешеләр җыелган. Яратуның бер матур күренеше бу, – дип, Венера ханым Фәнис Яруллин сүзләренә иҗат ителгән «Яратыгыз» җырын башкарды.
Чыганак: "Шәһри Казан" газетасы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Телләр белгән – илләр гизгән «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Азнакайдан шигъри сәлам Исәнмесез, “Сабантуй” журналы хезмәткәрләре! Сезгә Азнакай шәһәре 9 нчы урта мәктәбенең “Яшь каләмчеләр” түгәрәгенә йөрүче укучылар иҗат иткән шигырьләрне тәкъдим итәбез. Шигырьләребез сезгә дә, журнал укучыларга да ошаса, бик шат булыр идек.
-
Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.