Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Җәй көне эшләргә тиешле эшләр

Көттереп кенә булса да җәй дә җитте, дуслар! Мәктәп укучыларының каникуллары хәзер, безне 3 ай буе ял көтә! Балаларга кайвакыт диңгез буйлары түгел, ә үз гаиләсе белән рәхәтләнеп күңел ачу, табигатьтә...

Көттереп кенә булса да җәй дә җитте, дуслар! Мәктәп укучыларының каникуллары хәзер, безне 3 ай буе ял көтә! Балаларга кайвакыт диңгез буйлары түгел, ә үз гаиләсе белән рәхәтләнеп күңел ачу, табигатьтә ял итү күбрәк шатлык китерә ала. Бу җәйдә шушы гади ысулларны кулланып карагыз әле, һичшиксез, әти-әниләрнең дә, балаларның да күңелләре булыр.
Фото: pixabay.com
1. Бөтен гаилә белән иртәнге йөгерүгә чыгыгыз.
2. Иртәнге чыкта яланаяк йөрегез.
3. Табигатьтә күнегүләр ясагыз.
4. Иртәнге ашны ачык һавада ашагыз.
5. Җиләк-җимешләрдән төрле пироглар пешерегез һәм күршеләрне, дусларны сыйлагыз.
6. Өйдә үзегез лимонад ясап карагыз.
7. Асфальтта төсле бур белән рәсем ясагыз, исемнәрегезне языгыз.
8. Бергәләп велосипедта йөрегез.
9. Кәрзин белән ашамлыклар алып пикникка чыгыгыз.
10. Табигатьтә бадминтон, волейбол һ.б. уеннар уйнагыз.
11. Сабын куыгы конкурсы оештырыгыз: кемнеке иң зур, иң кечкенә була, кемнеке ераграк оча һ.б.
12. Комлы пляжда рәсемнәр, төрле сыннар ясагыз, кабырчык җыегыз.
13. Һава еланы очыртыгыз.
14. Җылы җәйге яңгыр астында йөгереп алыгыз.
15. Кояш баеганны каршылап, матурлыкка сокланыгыз.
16. Палатка белән табигатькә чыгып, кунып калыгыз, төнге күктән йолдызларны күзәтегез. Йолдыз атылганда, теләк теләгез.
17. Күмердә бәрәңге пешереп ашагыз.
18. Елга буендагы үрдәк, кошларны ашатыгыз.
19. Су сибеш уены уйнагыз.
20. Бергәләп яңа китаплар укыгыз.
21. Кызыклы әйберләр алып, кая да булса фотога төшәргә барыгыз.
22. Яңа кул эшенә өйрәнегез. Мәсәлән, балчыктан ясарга, карвинг яки эбру техникасына.
23. Атка атланып йөрегез.
24. Берәр шәһәргә экскурсиягә барыгыз.
25. Зур һәм баллы карбыз ашагыз.

Кызыклы фотосурәтләрне ясатып, рамга куеп, өй буенча урнаштырыгыз.


Ямьле җәй фотоларда гына түгел, күңелегездә дә озак саклансын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев