Күңел ачабыз: җәй көне Казанда узачак фестивальләр

Казаныбызда нинди генә фестивальләр үтми! Балалар белән рәхәтләнеп ял итәргә, күңел ачарга мөмкин чараларның кайберләре:
7нче июньдә «Крылья Советов» паркында шәһәрнең актив әниләре «Күңелле кедылар» («Веселые кеды») фестивале оештыра. Программада кызыклы уеннар, конкурслар, хәтта гаилә йөгереше каралган.

10нчы һәм 11нче июньдә «Черек күл» паркында Җәйге китап фестивале узачак. Биредә балалар һәм әти-әниләр өчен китаплар тәкъдим ителәчәк. Шулай ук күңелле чаралар да үткәреләчәк.

17нче, 18нче июнь көннәрендә «Горки» сәүдә үзәгендә Уенчыклар фестивале узачак. «Кунакларны кызыклы программа, радиоидарәле машиналар узышы, өстәл уеннары ярышы һәм бүләкләр көтә», – ди оештыручылар.
25 июньнән җәй ахырына кадәр «Әкият» курчак театры каршында Чәчәк фестивале эшләячәк. Елдагыча монда матурлыкка сокланып, ял итеп һәм шәп фотокадрлар ясап булачак.

7-8 июльдә «Тәмле Казан» («Вкусная Казань») фестивале көтелә. Иске Татар бистәсендә узачак чарада быел француз кухнясы тәкъдим ителәчәк. Кунаклар, бу ил азыкларын әзерләү серләренә төшенү белән беррәттән, татар һәм башка халыкларның милли ризыкларын да татып карый алачак.

Августның 12се һәм 13е Болгар шәһәрендә «Бөек Болгар» («Великий Болгар») тарихи фестивале оештырылачак. Монда атлар турнирын, урта гасыр биюләрен, театраль тамашалар күреп булачак. Иң кечкенәләр өчен урта гасыр тарихы буенча кызыклы дәресләр үткәреләчәк.
Җәй буе «Мега» сәүдә үзәге каршында «Бер тәлинкәдә» («В одной тарелке») азык фестивале узачак. Монда төрле кухня һәм стиль вәкилләре үз ризыкларын тәкъдим итәчәк. Һәр атна ял көннәрендә балалар өчен аниматорлар эшләячәк. Керү – ирекле.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары,  татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.
    125
    0
    0
  • Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.
    365
    0
    1