Якынлашып килүче кышны яратыр өчен 10 сәбәп

Һәр ел фасылы үзенең матурлыгы, могҗизасы, үзенчәлеге белән килә. Әмма кыш белән кайсы фасылны чагыштырып була икән? Аны яратыр өчен сәбәпләре дә бар!

  1. Кыш көне үзеңнең яраткан чынаягыңа тәмле какао ясап, көнеңне яхшы китап укып үткәрү үзе ни тора! 18685465-cosy-winter-staples-1478175833-1000-a2f9ff8701-1478263734

  2. Әлеге ел фасылында мизгел эчендә бөтен дөнья әкияткә әйләнә дә куя!

  3. Бии-бии төшкән кар бөртекләренә карап сабый чакны искә төшерергә була. 

  4. Ә бөтен гаилә белән җыйнаулашып таудан шуулар? Ничек күңелле бит!

  5. Кыш көне "кайнар чәйле" сөйләшүләр тагын да "тәмлеләнә".

  6. Кышны җылы шарфлар өчен генә дә яратырга була бит!

  7. Ә Яңа елны көтүләре? Нинди бәхетле мизгелләр!

  8. Чыршы бизәүләр, туганнарыңның елмаюын күрү, бүләкләр алу... Кыш безгә шушы матур минутлары белән килә ич!

  9. Могҗиза көтүләр...Теләкләр теләү...

  10. Әлеге мизгелләр кышны яратырга мәҗбүр итә дә инде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Телләр белгән – илләр гизгән «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
    17
    0
    0
  • Азнакайдан шигъри сәлам Исәнмесез, “Сабантуй” журналы хезмәткәрләре! Сезгә Азнакай шәһәре 9 нчы урта мәктәбенең “Яшь каләмчеләр” түгәрәгенә йөрүче  укучылар иҗат иткән шигырьләрне тәкъдим итәбез. Шигырьләребез сезгә дә, журнал укучыларга да ошаса, бик шат булыр идек. 
    16
    0
    0