Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Яшь әниләр - бизнеста!

Дөньяга баласы аваз салу мизгеленнән һәр әнинең яшәү рәвеше үзгәрә. Ул бары тик нарасые өчен яши башлыйдыр кебек. Тик шулай да үзең турында онытырга ярамый. Шул максаттан, Татарстанның кайбер шәһәрләр...

Дөньяга баласы аваз салу мизгеленнән һәр әнинең яшәү рәвеше үзгәрә. Ул бары тик нарасые өчен яши башлыйдыр кебек. Тик шулай да үзең турында онытырга ярамый. Шул максаттан, Татарстанның кайбер шәһәрләрендә әниләр өчен махсус клублар да оештырыла. Аларны үзенә күрә, замана теле белән әйтсәк, «кызлар аулак өе», дип атарга мөмкин. Нәкъ менә биредә хатын-кызлар әни вазифасын алып бару белән беррәттән, төрле яктан үсәргә, хәтта декретта була торып, бизнес ачарга да өйрәнә. Һәм шунысы кызыклы: һәр дәрес – бушлай. Бары тик башыңа сеңдереп кал һәм белемнәрне кулланырга гына өйрән!

Татарстанның автокаласы Яр Чаллыда декреттагы әниләр өчен берьюлы ике проект башлап җибәргәннәр. Шуларның беренчесе – «Заман» яшьләр үзәгендәге «Мамина среда» проекты. Әлеге дәресләр һәр чәршәмбе өчәр сәгать – 9дан 12гә кадәр бара. Психология, иҗат, физкультурага багышланган дәресләр оештырыла биредә.

«Мамина среда» – ни ул?


«Мамина среда» – әниләрнең буш вакытын файдалы уздыруга юнәлтелгән чара. Мисал өчен, биредә эмоциональ халәт турындагы тренинг, фэйсбилдинг буенча мастер-класс, бию терапиясе кебек дәресләр булган. Аларны махсус тренерлар, психологлар алып барган. Коммерцияле структураларда эшләүчеләр дә бирегә килеп, чыгыш ясаган. «Заман», муниципаль учреждение булу сәбәпле, проектта катнашу әниләргә дә, чыгыш ясаучыларга да бушлай. «Мамина среда» проектына килер өчен кешеләр алдан язылып куя. Әгәр теләүчеләр күп булса, аларны берничә төркемгә бүләләр. Кайвакыт хәтта 35-40 декрет ялындагы әни килә икән.
– Без шуны аңладык, декреттагы әниләр дә төрле яклап үз-үзләрен үстерергә тели, моңа вакыт та таба. Әлеге проект апрель-май айларында эшләп килде. Җәй айларында без аны бераз туктатып тордык. Чөнки кайбер бегечләребез булдыра алмый, җитмәсә, әниләр дә башка эшләр белән мәшгүль. Хәтерлисезме икән, быел Татарстан Президенты Рөтәм Миңнеханов белән бер очрашуда хатын-кызлар бизнесы турында фикер алышканнар иде. Шуннан соң без әлеге проблеманың, чыннан да, кискен торуын аңладык. Әниләр ачык акционерлык җәмгыятьләрен ачарга, шәхси оешма, бизнес теркәргә тели, тик моның ничек эшләнәсен белми икән ләбаса. Шуңа да Яр Чаллыдагы «Эшмәкәрлек фабрикасы» белән берлектә «Мамина среда»дан кала, »«Бизнес в декрете» («Декретта - бизнес») дигән проект барлыкка килде. Монысы өч айга исәпләнгән. Анда эшмәкәр хатын-кызларга бизнес тармагында үзеңә тиешле ниша табарга, балалар белән бергә ничек барысын да алып барырга, кайсы юнәлешне өстенлекле итеп куярга, бизнес оештырып та, гаилә кыйммәтләрен дөрес итеп төзергә икәнен аңлаталарр, – дип сөйләде «Сабантуй» журналына Яр Чаллыдагы «Заман» яшьләр үзәге директоры Диана Мамакова.

«Декреттагы бизнес»ка балалары белән киләләр


Хәзерге вакытта «Декретта - бизнес» проектында 30 хатын-кыз катнаша. Аларның якынча 30 процентының, инде бала тапканчыга кадәр, бизнеслары булган. Тагын 30 проценты моңа кадәр тормышларын беркайчан да эшмәкәрлек белән бәйләмәгән булган. Тагын 40 процент кеше декреттан соң элеккеге эшләренә кайтмыйча, бизнесларын ачарга теләүчеләр.
Дәресләргә әниләр бәбиләре белән бергә йөри икән. Мисал өчен, 27 июньдә узган дәрестә әниләрдән кала, тагын 7 бала да булган. Кайвакыт «Заман» белгечләре дә балалар белән утырып тора икән. Тик декреттагы әниләр шулкадәр күнеккән ки: алар бала тавышын да игътибарны читкә юнәлтә торган күренеш, дип санамый. Балалары белән килгән башка әниләргә дә аңлау белән карый икән.
Әлеге проектны беркем дә финансламый. «Заман» үзәгенең 2 хезмәткәре идеясеннән башланып киткән ул. «Заман»лылар үзләренең танышларын чакыра, соңгылары исә бала белән декретта утыручы әниләргә белем бирә.
– Әле дәресләр бик күп узмаса да, алар әниләрне илһамландыра. Дөресен әйтим, беренче дәрескә 13 кеше килде. Алар бары тик тыныч кына, сөйләшмичә диярлек утырды, саклык белән генә карадылар. Тәүге мәлдә әниләр проектның бушлай булганына, бераз ышанмыйчарак тордылар. Ләкин икенче дәрестән соң инде азрак кымшана, ачылып китеп сөйләшә, тәкъдимнәр белдерә башлады. Әлбәттә, без декреттагы әниләрнең күбрәк эмоциональ халәтләренең үзгәрүен күрәбез. Һәм безнең төп максатыбыз да шушы, – дип аңлата Диана.
Гадәттә, без бушлай әйбер бары тик капкында гына, дип уйларга күнеккән. Диана фикеренчә, әгәр балалар мәктәптә, өстәмә белем бирү мәктәпләрендә түгәрәкләргә бушлай йөри ала икән, нишләп әле мондый мөмкинлекләрне олылар өчен булдырмаска, ди. «Без муниципаль учреждение, безнең укытучыларга хезмәт хакы түләнә. Аларга балаларны яки олыракларны укытумы – барыбер. Без яшьләр өчен дә бушлай хезмәтләр тәкъдим итәргә телибез. Алла боерса, бу эшебезне дәвам итәчәкбез. Чөнки моңа ихтыяҗ барлыгын күрәбез», – ди директор.

ФИКЕРләр:


Рузилә Мурзабаева, күп балалы әни:
– «Бизнес в проекте» турында мин Чаллы мэриясенең социаль челтәре битеннән укып белдем. Күрдем дә, шунда ук язылдым да. Баламның иң кечкенәсенә – 4 яшь. Аларны берүзем тәрбиялим. Моңа кадәр кечкенә генә бизнесым бар иде. Аны тагын да масштаблырак итәсем, шул ук вакытта хатын-кыз буларак та үсәсем килде.
Өч дәресебез узды инде. Беренчесе хатын-кызның язмышын билгеләү (предназначение) турында иде. Ул балачактан булган сәләтләреңне үстерүгә багышланды. Өченче дәресебез Түбән Камадан килгән спикер уздырды. Гаиләңә дә, иреңә дә, балаларыңа да, эшеңә дә вакыт калсын өчен, гармония һәм тотрыклылыкны ничек бергә алып барырга икәнлеген аңлатты. Җитмәсә, үзеңә дә, яраткан эшеңә дә вакыт калдырырга икәнлеген өйрәтте.
Чыннан да, дәресләрдән соң өйгә кайткач, ишеткән әйберләреңне анализлый, башкача эшли башлыйсың. Әле күптән түгел ир һәм хатын-кыз бурычларына багышланган тема булды. Бүген, мөгаен, 60 процент хатын-кызлар үз өстенә ир-ат бурычларын ала. Шуңа да аерылышулар күп була. Гаиләдәге мөнәсәбәтләр дә гармониядә булмый. Шуңа да ирләр эшләми. Үзем дә шушы сәбәп буенча аерылдым.
Безнең «Ир-ат бурычлары чиген атлап узарга ярамый» дигән дәрес булды. Әгәр ир-ат гаиләгә акча китерсен дисәң, балалар кайгырту, йорт, гаилә, сәламәтлек, гармониягә темага багышлан эшне сайларга кирәк. Ягъни гаиләдә гармония булсын өчен ир-ат территориясенә кермәскә кирәк. Хатын-кыз үзе ләззәт ала торган әйбер белән шөгыльләнергә тиеш. Мин үз вакытында төзелеш техникасы һәм кондиционер җайланмалары бизнесында эшләдем. Әйе, бу эштән акча да күп керде, тик шунысы да бар: гаиләдәге мөнәсәбәтләрдә аралар суынды. Чөнки мин эштән бик арып кайта идем, балага да вакыт калмады.
Аннары икенче, өченче баланы тапкач, мин балалар уен җиһазларын ясый башладым. Аларны кулдан эшлим, үзем буйыйм. Бүген без товарыбызны Татарстан шәһәрләре буенча гына түгел, Россия буенча да сатабыз. Киләчәктә балалар уен җиһазлары җитештерә торган фабрика ясарга телим. Курчак өйләрен ясап, балага илтеп биргәндә, без әниләрнед һәм балаларның хыялларын чынга ашуын, шатланганын күрү – минем өчен канәгатьлек алу хисе. Әгәр хатын-кыз үзе яраткан эше белән шөгыльләнә икән, ул аңа шул ук вакытта акча да алып килә. Хатын-кыз тормышта акча өчен түгел, ә ләззәт хисен алу өчен яшәргә тиеш. Ул бәхетле булганда, өйдәгеләре дә бәхетле.
Хәзер минем иптәшем бар. Шушы тренингларны узгач, мин шуны аңладым: ир-ат чикләренә тыгылмасаң, гаиләдә мөнәсәбәтләр башкача була. Башка хатын-кызларга да шушындый тренингларга барырга киңәш итәм. Чөнки без үзебезнең хатын-кыз икәнебезне онытмаска тиешбез. Хатын-кызлар ир-атлардан акча гына таләп итеп утырырга түгел, ә, киресенчә, илһамландырып торырга тиеш.
Тренинглардан соң, барысын да анализлагач, шуны аңладым, кич белән кайтып, балалар белән очрашкач, ашарга да пешерергә, бергә җыештырырырга, уйнарга да вакыт кала икән бит! Әлбәттә, балаларым эшем бар икәнен аңларга тырыша. Хәзер көндә миндә эшемә дә, гаиләмә дә вакытым кала. Иң мөһиме – бәхетле хатын-кыз булырга, өйдә ятарга кирәкми. Мин бу проектка тагын 2 дус кызымны да алып килдем. Безнең спикерларыбыз да буш сүз сөйләп китәр өчен генә килми, алар, чыннан да, файдалы киңәшләрен бирә. Үзләре үк «Сез бит хатын-кызлар, үз-үзегезне яратырга тиешсез!» дип әйтә. Хатын-кыз бит уникаль, универсаль кеше, барысын да эшли алабыз. Бу безгә ләззәт бирә. Тормышка зарланып утырырга түгел, ә бәхетле булыр өчен нәрсәдер эшләргә, үзеңне төрле яклап үстерергә кирәк!
Ирина Гыймранова, әни кеше:
– Мин «Мамина среда» проектында һәр чәршәмбе психология һәм фитнес дәресләрендә булдым. Барысы да бик ошады! Эмоциональ яктан да баеттылар. Күп яңа мәгълүмат белдем. Үзеңне иҗади яктан тормышка ашыру мөмкинлеген дә бирделәр монда. Мисал өчен, без мандала яки тормыш савытын ясадык. Шулай ук нумерология белү турында кызыклы иде. Без үзюбезнең шәхси елыбызны, тормыш юлы числосын белдек. Ә фитнес дәресләрендә безнең тренерыбыз һәрчак көч биреп, дәртләндереп, мотивация биреп торды. Барлык оештыручыларга да бик зур рәхмәт. Киләсе сезонны түземсезләнеп көтеп калам.
Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Фотолар: vk.com сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев