Яшел Үзәндә сайлауга туй күлмәгеннән килделәр

Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче Камилә һәм Артур Россия никахлашу сараеннан туп-туры үзләре теркәлгән 1500 нче сайлау участогына тавыш бирергә килде.
Яшел Үзән шәһәренең "Родина" мәдәният йортында урнашкан сайлау участогында яшь гаилә беренче тапкыр гражданлык бурычларын үтәде.

Яшь кияү белән яшь кәләш туйга килгән кунакларны да 1500 нче сайлау участогында тавыш бирергә күндергән.
"Гомеребезнең иң гүзәл мизгелен, Россия Президенты сайлауларына махсус туры китердек, - ди Артур. - Безнең өчен бу икеләтә шатлык. Үз Президентыбызны инде күптән билгеләп куйган идек. Киләчәктә дә сайлауларга бергә йөриячәкбез".
Артур белән Камиләне котларга Яшел Үзән шәһәре мэры Алексадр Тыгин, Горький заводы директоры Ренат Мистахов та килгән. Мэр яшьләргә җылы теләкләрен ирештерде. Ренат Мистахов телевизор бүләк итте.

Сайлау участогында яшь парлар хөрмәтенә зур торт чыгардылар. Татлы ризыктан һәр сайлаучы авыз итә алды. Баллы бүләк белән сыйланучылар Артур белән Камиләгә имин тормыш, гомерле гаилә тормышы теләде. Тантаналы котлаулардан соң туй кунаклары шәһәрнең истлекле урыннарына чәчәкләр салырга юнәлде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
-
Китап, белем, гыйлем һәм уку-язу турында татар халык мәкальләре Белем-гыйлем* Ата белеге белән адәм адәм булмас, әгәр үзе белмәсә.* Аю беләгенә ышана,Адәм белегенә ышана.* Белем белен ашата.* Белемдә бәхет,Белемсезгә дөнья ләхет.* Белемдә көч.* Белем йөрәккә куәт....
-
Җәйне «Сабантуй» белән уздыр! Җәй – туйганчы уйнау, рәхәтләнеп ял итү, иҗат белән шөгыльләнү, тәмледән-тәмле ризыклар әзерләү, китаплар уку өчен менә дигән вакыт! Боларның барысын да «Сабантуй» журналы белән бергә башкар!