Яшьләр көне белән!

Бүген Россиядә Яшьләр көне.
Бәйрәм РФның беренче Президенты Борис Ельцинның 1993 елның 24 июнендә имзаланган "Яшьләр көнен бәйрәм итү турындагы" 459нчы карары нигезендә билгеләп үтелә. Бәйрәм итү башлангычы белән РФ Яшьләр эшләре комитеты һәм Илкүләм яшьләр берләшмәләре советы чыккан.
Яшьләр көне Россиядә генә түгел, ә башка илләрдә дә бәйрәм ителә, аларның һәркайсы үзенең бәйрәм датасын билгеләгән. БМОның 1999 елның 12 августындагы резолюциясе белән расланган Халыкара яшьләр көне дә бар.
Рөстәм Миңнеханов үзенең Вконтакте һәм Instagram социаль челтәрләрендәге битләрендә Яшьләр көне уңаеннан видеокотлау урнаштырды. Үзенең постында ул “Татарстан үз яшьләре белән горурлана ала! Яшьләрне һәм күңелләре белән һәрвакыт яшь калучыларны котлыйм!” дип язган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
-
Китап, белем, гыйлем һәм уку-язу турында татар халык мәкальләре Белем-гыйлем* Ата белеге белән адәм адәм булмас, әгәр үзе белмәсә.* Аю беләгенә ышана,Адәм белегенә ышана.* Белем белен ашата.* Белемдә бәхет,Белемсезгә дөнья ләхет.* Белемдә көч.* Белем йөрәккә куәт....
-
Җәйне «Сабантуй» белән уздыр! Җәй – туйганчы уйнау, рәхәтләнеп ял итү, иҗат белән шөгыльләнү, тәмледән-тәмле ризыклар әзерләү, китаплар уку өчен менә дигән вакыт! Боларның барысын да «Сабантуй» журналы белән бергә башкар!