Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Яшьләр ветераннарга рәхмәт сүзләрен җиткерәләр

7 Май көнне М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры каршындагы мәйданда Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган акцияләр узды."Минем батырым", "Рәхмәтле буыннан", "Татарстан яшьл...

7 Май көнне М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры каршындагы мәйданда Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган акцияләр узды.
"Минем батырым", "Рәхмәтле буыннан", "Татарстан яшьләреннән ветеранга хат", "Җиңү байрагы", "Без тынычлыкны сайлыйбыз" дип аталган чаралар Татарстан башкаласында яшәүче һәм май бәйрәмнәрендә Казанга кунакка килгән йөзәрләгән кешене берләштерде.
Мәйданга килүчеләрне күтәренке кәеф һәм дәртле музыка каршы алды. Заманча көйләр белән бергә бу мизгелләрдә Бөек Ватан сугышы чорындагы көйләр дә акцияләрне тамаша кылучыларны бер темага берләштерде, уртак халәткә китерде. Анда катнашучылар "тере" колонна булып баскан иде. Колоннаның башындагы егетләр һәм кызлар "Рәхмәт" сүзе хасил итеп баскан. Шул рәвешле, алар ветераннарга рәхмәтләрен җиткерде. Җилдә җилфердәгән төрле төсле әләмнәр, шарлар чарага тагын да ныграк бәйрәм төсмере өстәде. Театр бинасында бәйрәм уңаеннан оештырылган ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы концертка килгән сугыш һәм хезмәт ветераннары әлеге колонна аша узды.
45

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев