Әйдәгез, файдалы коктейльләр ясарга өйрәнәбез


"Саулык - иң зур байлык" дигән әби-бабайларыбыз. Чирләргә каршы торыр өчен, организмда җитәрлек витаминнар,микроэлиментлар булырга тиеш. Әйдәгез, файдалы коктейльләр ясарга өйрәнәбез.
·        Кишер + имбирь+ алма – иммун системасын ныгыта.
·        Алма + кыяр+ сельдерей – холестеринны киметә, баш авыртуыннан, ашказаны эшчәнлеге бозылуыннан коткара.
·        Помидор + кишер + алма – тән төсен яхшырта, авыздан килгән начар исләрне бетерә.
·        Ачы борыч + алма + сөт – авыздан килгән начар исләрне бетерә, тән температурасын төшерә.
·        Әфлисун + имбирь + кыяр – тәннең төсен һәм дымлылыгын яхшырта, тән температурасын төшерә.
·        Ананас + алма + карбыз – артык тозларны чыгарырга булыша. Сидек куыгына һәм бөерләргә уңай йогынты ясый.
·        Алма + кыяр + киви – тән төсен һәм дымлылыгын яхшырта.
·        Груша + банан – кандагы шикәр микъдарен көйли.
·        Кишер + алма + груша + манго – тәннең эчке җылылыгын күтәрә, токсиннарга каршы торуны арттыра, кан басымын төшерә.
·        Виноград + карбыз + сөт – С һәм В2 витаминына бай, алар күзәнәкләрнең активлыгын арттыра һәм иммунитетны күтәрә.
·        Папайя + ананас + сөт – С, Е витамины, тимергә бай. Бу коктейль тән төсен һәм матдәләр алмашын яхшырта.
·        Банан + ананас + сөт – витаминнарга һәм туклыклы матдәләргә бай, эч катулардан булыша.


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
    284
    0
    1